Урок №11. Основной курс


♫ аудио материал к уроку

Урок одиннадцатый — Унберенче дәрес



Хәзер без татар теле дәресендә утырабыз. Дәрес бетәргә тагын унбиш минут бар. Аннары мин өйгә кайтырмын. Бүген кич белән безгә кунакка минем олы абыем килер. Кич белән абый өенә кайтар, ә мин дәресләргә әзерләнермен. Иртәгә без контроль эш язарбыз.

Киләсе атнада без концертка барырбыз. Үткән атнада без Казанга бардык, ә киләсе атнада алар белән Мәскәүгә барырбыз.

Киләсе елда мин икенче курста укырмын, дип уйлыйм. Үткән атнада без авылга эшкә бардык. Бәлки, киләсе атнада да без тагын колхозга барырбыз әле.

Бәлки, киләсе атнада миңа кунакка әти-әниләр килерләр. Ихтимал, киләсе атнада мин зачетлар бирермен. Бәлки, киләсе шимбәдә безнең шәһәргә цирк килер.

Быел без беренче курста укыйбыз. Киләсе елда без өченче курста укымабыз, әле икенче курста гына укырбыз. Үткән атнада мин концертка бардым. Киләсе атнада мин концертка бармам. Мин кинога барырмын. Киләсе дүшәмбе көнне мин контроль эш язмам. Мин авылга китәрмен. 

Мин булырмын. Мин булмам. Син булырсың. Син булмассың. Мин язармын. Мин язмам. Син язарсың. Син язмассың. Сез язмассыз. Мин йоклармын. Мин йокламам. Син йокларсың. Син йокламассың. Без әйтербез. Сез әйтмәссез. Без ясарбыз. Без ясамабыз. Сез чакырырсыз. Без килмәбез.


Алмашлыклар

Монда, шунда, шундый, шуны, анда, тегендә

Теге кем ул? Ул укытучы. Тегендә кем басып тора? Анда укучы басып тора. Мин аңа әйтәм: «Кил монда», – дим. Ул килми. Ул анда басып тора.

Син тегендә бар да, шунда тор!

Син анда торма, монда кил.

Мин монда булам, ә син тегендә тор.

Мәскәүдә бик күп кеше яши. Ул шундый зур шәһәр! Андый зур шәһәрләр Россиядә башка юк. Казан да кечкенә түгел, ләкин чагыштырыгыз: Мәскәүдә тугыз миллион, ә Казанда миллионнан артык кеше яши.

Шуны эшлибез дә, бүгенгә башка эшебез юк.

Шуны әйтергә кирәк: күп сүз белеп кенә, телне өйрәнеп булмый, грамматиканы да беләргә кирәк.


Нигә (ник)?

Киләсе елда җәй бик эссе булыр. Син нигә шулай уйлыйсың? Чөнки кыш бик салкын булды. Син нигә кинога бармадың? Минем эшем күп булды, вакытым булмады. Син нигә дәресләргә соңга калдың? Мин автобус көттем. Син нигә безгә килмәдең? Минем янга әти-әниләр кунакка килделәр.



Кунаклар

Марат лекциядә утыра. Ул кичә Искәндәрне кунакка чакырды. Ул шуның турында уйлый: «Лекциядән соң кибеткә керергә кирәк. Өстәлгә куярга нәрсә алырга? Бәлки, торт алырмын? Юк, Искәндәр андый әйберләрне бик яратмый шул, – дип уйлый ул, – Искәңдәр казылык, сыр кебек әйберләр ярата. Мин кичә бер яхшы казылык күрдем, бүген шуны алырмын. Шулай да казылык белән генә булмый шул. Тагын бер кечкенә генә торт та алырмын. Искәндәр ашамас инде аны. Ярар, үзем ашармын. Мин татлы әйберләрне бик яратам. Бәлки, тозлы балык алырмын әле. Ихтимал, Искәндәр сыра да яратадыр? Кичә шуны сорамадым шул. Мин үзем торт белән чәй эчәрмен, ә Искәндәр балык белән сыра эчәр».

Марат лекциядән соң кибеткә керде. Анла әйбәт казылык, ярты килограмм сыр, сыра һәм зур торт алды. Ул бит татлы әйберләр ярата! Өендә ул бөтенесен өстәлгә куйды да телевизор карарга утырды. Ул бер сәгать көтте, ике, өч, ләкин Искәңдәр килмәде. Марат сыраны Айдар абыйсына бирде, ә тортны алар Асия сеңлесе белән бик тиз ашап бетерделәр, чөнки Асия дә, Марат кебек, татлы әйберләр ярата.

Икенче көнне Марат Искәндәрне күрде. Искәндәр аңа:

– Мин сиңа кичә шундый өстәл әзерләдем! Син нигә кунакка килмәдең?

Ә Марат:

– Мин бит сине кунакка көтем, шулай ук әзерләндем.

– Юк, мин сине кунакка көттем.

– Гафу ит, Искәндәр, син мине түгел, ә мин сине чакырдым түгелме соң?

– Ярар, син мине аңламагансың икән.

– Мин сине аңламаганмын, ә син – мине…

– Ярар… Ә син кичә нәрсәләр әзерләдең соң?

– Мин казылык, сыр, зур торт алдым…

– Ә мин – тозлы балык белән сыра, ләкин син килмәдең, без аларны дустым Илдар белән ашап бетердек инде.

– Без дә сине көттек, аннары сеңлем Асия белән тортны утырып ашадык…

– Ярар, син мине тагын кайчан кунакка чакырырга уйлыйсың соң?

– Белмим шул, киләсе стипендиядән соң гына чакырырмын инде.


* * *

Татарстанда кыш көне салкын була. Күп кар ява. Үткән елда кар күп булды, бик салкын булмады. Бәлки, быел да кыш җылы булыр.

Үзбәкстанда жәй көне эссе була. Үзбәкстанда яңгыр аз ява. Үткән елны анда бик эссе булды. Бәлки, быел анда җәен яңгырлар явар.

Кайбер елларны сентябрьдә салкын яңгырлар ява. Без быел сентябрьдә авылга эшкә барырбыз. Бәлки, быел сентябрьдә кояшлы көннәр күбрәк булыр, яңгыр яумас.

Иртәгә иртә белән торырмын да тәрәзәгә карармын. Әгәр болытлы көн булса, авылга кайтмам. Кояшлы көн булса, авылга кайтырмын.

Без җир планетасында яшибез. Сез Кояш системасында нинди планеталар беләсез? Меркурий, Юпитер, Сатурн һәм башка планеталар Кояш системасына керәләр. Ай – җирнең иярчене. Марсның иярчене бармы? Әйе, Марсның ике иярчене бар. Юпитерның унике иярчене бар (хәзер инде 28 дип саныйлар). Кояш – безгә иң якын йолдыз. Йолдызлар җиргә якынмы? Юк, алар бездән бик ерак.



КҮНЕГҮЛӘР

1. Нокталар урынына кирәкле сүзләр языгыз:

1) Син тегендә бар да, … тор.

2) Күп сүз белеп кенә, телне өйрәнеп булмый, … белергә кирәк.

3) Миңа … әти-әниләр килделәр.

4) «Лекциядән соң … керергә кирәк».

5) «Искәндәр …, сыр … әйберләр ярата».

6) «Бәлки, тозлы … алырмын әле».

7) «Искәндәр ашамас инде аны; …, үзем ашармын».

8) Марат бит … әйберләр ярата!

9) Асия дә Марат … … татлы әйберләр ярата.

10) «Мин сиңа кичә … өстәл әзерләдем».

11) «Мин бит сине кунакка …!»

12) «Ярар, мин сине …, ә син – мине».

13) «Син мине … кайчан кунакка чакырырга … соң?»

14) «Белмим шул, … стипендиядән соң гына чакырырмын …».

15) Үзбәкстанда яңгыр … ява.

16) Без быел сентябрьдә … барырбыз.

17) Бәлки, быел сентябрьнең кояшлы көннәре булыр, яңгыр ….

18) … болытлы көн булса, авылга кайтмам.

19) Без … планетасында яшибез.

20) Кояш – … иң … йолдыз.


2. Фигыльләрне билгесез киләчәк заман формасына куегыз:

Үрнәкләр: Бүген яңгырлы көн. Иртәгә яңгырлы көн булыр. Кичә кояшлы көн булды. Иртәгә кояшлы көн булыр. Без өстәлдән китапларны алабыз. Бәлки, без өстәлдән китапларны алырбыз.

1) Үткән атнада без концертка бардык.

2) Быел алар икенче курста укыйлар.

3) Бүген мин кинога барам.

4) Бүген мин концертка бармыйм.

5) Алар сыйныфтан чыгалар.

6) Кичә күктә кояш балкыды.

7) Кояш көнчыгыштан чыга.

8) Кар ява.

9) Быел җәй көннәре бик эссе.

10) Мин эшкә барам.

11) Мин эшкә бармыйм.

12) Кичә без укымадык.

13) Без язмыйбыз.

14) Алар тактага карамыйлар.

15) Үткән елны кар күп яуды.


3. Сорауларга җавап бирегез:

1) Октябрьдә кар явамы?

2) Декабрьдә гадәттә яңгыр явамы?

3) Бүген болытлы көн. Яңгыр явармы?

4) җирнең иярчене бармы?

5) Казан Әлмәттән еракмы?

6) Яр Чаллы Казанга якынмы?

7) Мәскәүдән Казанга кадәр ничә километр?

8) Үзбәкстанда җәй җиләс буламы?

9) Якутиядә кыш җылы буламы?

10) Англиядә көз көне томаннар буламы?

11) Кыш көне салкын булды. җәй нинди булыр дип уйлыйсыз?

12) Марат нинди әйберләр ашарга ярата?

13) Ә аның сеңлесе Асия?

14) Марат кибеттән өстәлгә нәрсәләр алды?

15) Кем кемне кунакка чакырган? Сез ничек уйлыйсыз?

16) Алар бер-берсен аңлаганнармы?

17) Марат Искәндәрне тагын кайчан кунакка чакырырга уйлый?

18) Искәндәр Маратка нигә кунакка килмәде?

19) Марат сыраны нигә Айдар абыена бирде?

20) Марат нигә зур торт алды?


4. Нокталар урынына сүзләр өстәгез:

Киләсе елда мин икенче курста укы…. Бүген кич белән без концертка бар…. Киләсе дүшәмбедә мин контроль эш язма…. Бәлки, иртәгә мин авылга кайт…. Без бүген кич белән, бәлки, кинога бар…. Кичә алар футбол кара…. Иртәгә сез футболга бар…? Кичә яңгырлы көн бул…. Иртәгә дә яңгырлы көн бул… дип уйлыйм. Гадәттә кайчан беренче кар я…? Үткән елны беренче кар октябрь башында я…. Бәлки, быел ноябрь җылы б…, беренче кар декабрьдә генә я…. Бүген болытлы көн, бәлки, кичкә яңгыр я….


5. Татарчага тәрҗемә итегез:

Он, может, не придет сегодня вечером к нам. Сегодня облачно. Быть может, будет дождь. Завтра, может быть, будет солнечный день. Мы, наверное, поедем в деревню. На прошлой неделе мы написали контрольную работу. На следующей неделе мы снова будем писать контрольную. Может быть, я напишу ее на «пятерку». Вы пойдете на следующей неделе на концерт? Сегодня вечером они пойдут на концерт. Сегодня вечером мы, может, пойдем смотреть футбол.

Марат зашел в магазин и купил (взял) хорошую колбасу, полкилограмма сыра, пиво и большой торт. Ведь он так любит сладкое! «Почему ты вчера не пришел ко мне в гости?» – спросил Марат Искандера. «Я же вчера тебя ждал в гости!» – сказал Искандер. «Когда ты снова думаешь позвать меня к себе?». «Не знаю, думаю, что только после следующей стипендии».



Основной курс: 12 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>