Урок №14. Основной курс


♫ аудио материал к уроку

Урок четырнадцатый — Ундүртенче дәрес


Сыйфат

Сыйфат нинди? дигән сорауга җавап бирә.

Сыйфатлар: озын, кыска, биек, зур, яшел, кызыл, кечкенә…

Бу нинди өстәл? Бу – кечкенә өстәл. Бу өстәл нинди? Бу өстәл яшел. Бу нинди агач? Бу – зур агач. Казан нинди шәһәр? Казан – зур шәһәр.


Бер…, бөтен

Беркөнне ул Чаллыга барган. Беркем дә аны күрмәгән. Бүген мин бернәрсә эшләмим, мин бүген ял итәм. Ул китап беркайда да юк. Мин аңа беркайчан бернәрсә дә әйтмим. Бу бүлмәдә бернәрсә юк. Син кая барасың? Мин ундүртенче аудиториягә барам. Анда беркем дә юк инде.

Беркем бернәрсә эшләми. Беркайда да кеше күренми. Беркайчан шулай эшләмәгез! Гел шулай гына эшләгез. Мин Мәскәүгә бардым, анда кеше бик күп. Бөтен җирдә кеше күп инде. Беркем аны күрмәде. Бөтенесе аны ярата. Бернәрсәгә тимәгез! Монда бөтен әйбер дә безнеке түгел.


→ беркем ↔ бөтенесе; бернәрсә ↔ бөтен әйбер; беркайда ↔ бөтен җирдә; беркайчан ↔ гел, һәрвакыт.



Казан – зур шәһәр. Казанда миллионнан артык кеше яши. Мәскәү дә – зур шәһәр. Анда тугыз миллион чамасы кеше яши. Мәскәү Казаннан зуррак. Чаллыда җиде йөз мең халык бар. Казан Чаллыдан зуррак. Ә Түбән Кама Чаллыдан зурракмы? Юк, Түбән Кама Чаллыдан кечкенәрәк. Татарстанда иң зур шәһәр нинди? Әлбәттә, Казан. Ә Россиядә иң зур шәһәр нинди? Мәскәү.

Монблан Европада – иң биек тау. Ә Эверест – дөньяда иң биек тау. Эверест Монбланнан биегрәк.


А ---------------------- Б

В --------------------------- Г

Д --------------------------------- Е

Рәсемгә карагыз. ВГ сызыгы АБ сызыгыннан озынрак. ДЕ сызыгы ВГ сызыгыннан озынрак. ДЕ сызыгы – монда иң озын сызык. АБ сызыгы ВГ сызыгыннан кыскарак. АБ сызыгы – монда иң кыска сызык.

Эверест – җир шарында иң биек тау. җир шарында иң зур елга нинди? Амазонка – җир шарында иң зур елга. Ул Көньяк Америкада урнашкан. Амазонка – җир шарында иң озын елгамы? Юк, җир шарында иң озын елга – Нил. Ул Африкада урнашкан. Ә Европада иң озын елга нинди? Есропада иң одын елга – Идел. Идел Нилдан озынракмы? Юк, Идел Нилдан кыскарак.

Сыйныфта өч кеше басып тора. Өчесеннән кем озынрак? Искаңдәр Мараттан озынрак, ә Марат Хәбирдән озынрак. Хәбир монда иң тәбәнәк кеше. Ә кем иң озыны? Искәндәр. Хәбир Мараттан тазаракмы? Юк, Марат Хәбиргә караганда тазарак. Марат – иң тазасы. Алар арсында кемнең колаклары зуррак? Искәндәрнең. Ә кемнең чәче карарак? Маратның. Аның чәче кап-кара.

Аның колагы кызыл иде. Кып-кызылмы? Юк, кызгылт кына. Алманың төсе нинди? Бу алма саргылт.


Авылым

Мин авылда яшим. Безнең авыл урманнар арсында урнашкан. Авылыбыз янында кечкенә генә елга бар. Анда балалар да, олылар да балык тоталар. Мин үземнең авылымны бик яратам. җәен дә, кышын да урманга йөрим. Безнең урманнарда күп төле агачлар үсә: чыршы, нарат, каен, усак, имән һәм башкалар. Каен, усак, имән кебек агачлар көз көне яфракларын коялар. Ә чыршы һәм нарат ел буе яшел торалар. Агачлардан күп кирәкле әйберләр ясыйлар: агач кашыклар, агач караватлар, өстәлләр, урындыклар.

Безнең урманнарда куян, төлке очрый. Хәзер кыргый хайваннар күп калмады. Аларны сакларга кирәк.

Ә бу – безнең йортыбыз. Безнең йортыбыз агач. Аның түбәсе калай. Безнең өйнең урамга караган өч тәрәзәсе бар.

Тагын безнең өй янында җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчалары бар. Безнең җиләк-җимеш бакчасында алмагачлар, чияләр, кура җиләге үсә. Май аенда базнең бакча ап-ак була: алмагачлар һәм чияләр чәчәк ата. Яшелчә бакчасында без кыяр, суган, кишер үстерәбез. Безнең тагын зур бәрәңге бакчасы бар.

Ә бу – безнең күршеләребезнең йорты. Аларның йорты кирпечтән төзелгән. Түбәсе шулай ук калайдан эшләнгән. Аның да өч тәрәзәсе бар. Күршеләрнең йорты безнекеннән зуррак, ә бакчалары кечкенәрәк.

Хәзер мин Казанда укыйм. Өйгә кунакка гына кайтам. Кайткан саен мин әти-әниләргә булышам. Ә буш вакытта урманга китәм. Урманда кышын да, җәен дә бик матур!

Минем әтием әнидән ике яшькә олырак. Сеңлем миннән дүрт яшькә яшьрәк. Мин абыйдан ике яшькә яшьрәк, ләкин мин абыйдан озынрак.

Кичә без бакчада эшләдек. Безнең бакча күршеләрнекеннән зуррак: безнең бакчада алмагачлар, чия, кура җиләге һәм башка җиләк-җимешләр күп. Ә яшелчә бакчасында кыяр, суган, помидор, кишер һәм башка яшелчәләр үсә. Безнең эш бик күп булды, ләкин без эштән курыкмыйбыз, һәм һәрвакыт эшлибез.

Иртәгә без, бәлки, урманга барырбыз. Урманда төле агачлар үсә: чыршы, каен, нарат һәм башкалар. Урманда җәен һәм көзен гөмбә дә күп була.

Нинди илдә күпме халык яши? Сез аны беләсезме? Һинстанда, әйтик, 700 миллион чамасы кеше яши. Америка Кушма Штатларында Россиягә караганда күбрәк кеше яши. Кайда күбрәк кеше яши: Кыйтайдамы яки Һинстандамы? Кыйтайда, әлбәттә: анда миллиардтан артык халык бар.

җир шарында иң авыр хайван нинди? Зәңгәр кит: ул бик авыр. Кит океанда яши. җир өстендә яши торган хайваннар арасында иң авыры һәм зурысы – фил. Кайсы хайван авыррак: атмы яки дуңгызмы? Ат. Дуңгыз аттан да, сыердан да җиңелрәк.



КҮНЕГҮЛӘР

1. Нокталар урынына сүзләр куегыз:

1) Безнең авыл … арасында урнашкан.

2) Авыл … кечкенә генә елга бар.

3) Безнең урманнарда күп төрле агачлар үсә: …, нарат, усак, … һәм башкалар.

4) Безнең урманнарда куян, … очрый.

5) Минем … агач.

6) Тагын безнең зур …-… һәм … бакчалары бар.

7) Май аенда безнең бакча …-… була: алмагачлар һәм чияләр … ата.

8) Безнең тагын зур … бакчасы бар.

9) Кайткан … мин әти-әниләргә эшләргә ….

10) Кышын да, җәен дә, көзен дә урманда бик ….

11) Ә … вакытта урманга китәм.

12) Минем әтием әниемнән ике яшькә ….

13) Сеңлем миннән дүрт яшькә ….

14) Мин абыйдан ике … яшьрәк, … мин абыйдан озынрак.

15) Нинди илдә күпме … яши?

16) АКШта Россиягә … күбрәк кеше яши.

17) Кыйтайжа, әлбәттә: анда миллиардтан … кеше бар.

18) Эверес – җир шарында иң … тау.

19) Идел – Европада иң … елга.

20) җир шарында яши торган хайваннар … иң авыры һәм зурысы – ….


2. Сорауларга җавап бирегез:

1) җир шарында иң биек тау нинди?

2) Монблан Эвересттан биегрәкме?

3) җир шарында иң зур елга нинди?

4) Ә иң озыны кайсы?

5) Кайсы елга озынрак: Дунаймы яки Иделме?

6) Татарстанда нинди елгалар бар?

7) Кайсы хайван авыррак: сарыкмы, әллә атмы?

8) җир шарында иң зур күл нинди?

9) Кытайда күпме кеше яши?

10) Ә Россиядә күпме? Кайда кеше күбрәк: АКШтамы яки Россиядәме?

11) Плутон планетасында яшиләрме?

12) Кайсы илдә кеше күбрәк: Кытайдамы, Бразилиядәме?

13) Татарстан урманнарында нинди агачлар үсә?

14) Нинди агачлар ел буе яшел була?

15) Татарстан урманнарында нинди кыргый хайваннар яши?

16) Яшелчә бакчасында нәрсәләр үсә?

17) җиләк-җимеш бакчасында нәрсәләр үсә?

18) җир шарында иң авыр хайван нинди?

19) Ә җир өстендә яши торган хайваннар арасында иң авыры һәм зурысы кайсы?

20) Сезнең урманнарда гөмбәләр бармы?


5. җомләләр төзегез:

1) эшләдек, бакчада, кичә, без.

2) бакчасында, үсә, яшелчәләр, күп, яшелчә.

3) озынрак, Мараттан, Искәндәр.

4) Кемнең, зуррак, рәсемдә, колаклары, бу?

5) Чәче, Маратның кап-кара.

6) Көне, коя, яфракларын, көз, каен.

7) әтием, ике, әнидән, олырак, яшькә, минем.

8) Дүрт, миннән, яшьрәк, яшькә, сеңлем.

9) Күбрәк, яши, халык, Кыйтайдамы, Һинстандамы, кайда, яки?

10) Яки, атмы, кайсы, авыррак, дуңгызмы, хайван?




Основной курс: 15 дәрес.  → 


© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>