Урок №19. Основной курс


Урок девятнадцатый — Унтугызынчы дәрес


Искәндәр иртәнге сәгать алтыда йокыдан тора. Йокыдан торгач, ул гантельләр алып, физкультура күнегүләрен ясый башлый. Искәндәр спорт белән шөгыльләнә. Ул йөзәргә, чаңгыда шуарга, футбол уйнарга ярата.

Сез нинди спорт төләрен беләсез һәм яратасыз? Мин чабу, биеклеккә һәм ераклыкка сикерү һәм башка спорт төрләрен беләм. Болар бөтенесе җиңел атлетикага керәләр. Спорт уеннарыннан мин футбол, баскетбол, хоккей, волейболны яратам. Тагын телевизордан бокс, көрәш карарга яратам.

Марат спорт белән шөгыльләнми. Ул күбрәк йокларга һәм тәмле ашарга ярата. Ул анкетасында да шулай язган: «Минем хобби – йоклау һәм ашау». Аның дусты Хәбир шахмат уйнарга ярата. Һәр атна ул шахмат клубына йөри. Анда ул район һәм шәһәр беренчелегендә катнаша. Ә Искәндәргә бигрәк тә чпңгыда йөгерү һәм җәй көне йөзү күбрәк ошый. 


Әле генә институтта беренче лекция бетте, ә икенчесе әле башланмаган. Хәзер институтта тәнәфес. Марат нәрсәдер сөйли. Башкалар аны тыңлыйлар. Әйдәгез, без дә тыңлыйк.

Марат: Спорт белән шөгыльләнү файдалы диләр. Минемчә, спорт – начар әйбер түгел инде ул. Ләкин син бокс белән күп шөгыльләнәсең икән, башың авырта башлый. Шахматтан да баш авырта. Анда бит күп уйларга кирәк. Чаңгыда күп йөгерсәң, салкын тиюе ихтимал. Футбол уйнау аякларны авырттыра. Нинди генә спорт төрен алма, бөтенесеннән дә зыян күрергә мөмкин.

Искәндәр: Белмим, мин кыш көне гел чаңгыда йөрим, ләкин миңа салкын тими. Ә менә Марат авырулар белән дус. Минемчә, аның сәбәбе спорт белән шөгыльләнмәүдә.

Марат: Бу бер әкияттәге кебек. Булган, ди, бер кешенең өч улы. Беренчесе акыллы булган, ди, икенчесе дә акыллы, ә өченчесе гел чаңгыда йөргән, ди…

Искәндәр: Мин һәрвакыт спорт белән шөгыльләнәм, чаңгыда да еш йөрим. Ләкин спорт минем укуыма комачауламый. Мин һәр иртә физик күнегүләр ясыйм, аннары салкын су белән коенам. Сиңа да шулай эшләргә киңәш бирәм. Беркайчан да авырмассың. Тагын мин еш кына кич белән спортзалга йөрим. Минемчә, спортукуга булыша гына.

Хәбир: Ә мин шахмат уйныйм. Атна саен мин клубта уйнап утырам, ләкин минем башым авыртканы юк.

Искәндәр: Шахмат – спорт түгел инде ул. Шахмат уйнау – бер урында гына утыру бит. Ә чын спорт – йөзү, чабу, сикерү…

Марат: Ә мин беләм: нигә Искәндәргә шахмат уены ошамый?

Рәмзия: Нигә?

Марат: Чөнки шахматта уйнарга гына түгел, уйларга да кирәк.

Хәбир: Мин дә беләм: нигә Маратка спорт ошамый?

Әлфия: Мин дә беләм. Чөнки ул йокы белән ашауны ярата. Шуңа күрә аның спортка вакыты калмый.

Искәндәр: Марат, җәй җиткәч, син авылга кайтасыңмы?

Марат: Әйе, сессиядән соң мин әбием янына кайтам.

Искәндәр: Син авылда да гел ашап һәм йоклап ятасыңмы?

Марат: Юк, мин авылда көндез генә йоклыйм. Ә кичләрен авылдагы дусларым белән күрше авылларга барып, анда биеп, җырлап, бик арып кайтам.

Хәбир: Ә әбиеңә булышмыйсыңмыни?

Марат: Борчылма, Хәбир, минем бит Айдар абыем бар. Ул эштән курыкмый. Ул Искәндәр кебек эшләргә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә ярата.

Рәмзия: Авылда андый ялкау булырга ярамый инде, Марат.

Марат: Ялкау дигәч, бер мәзәк искә төште. Авылда бер ялкау утын яра икән. Урындыкка утырган да утын ярып утыра, ди. «Син нигә утынны утырып ярасың?» – дип сораганнар ялкаудан. «Әй, алдан ятып ярган идем, бигрәк уңайсыз икән!» – дип җавап биргән ул.

Әлфия: Ә син, Хәбир, шахматтан башка тагын нинди спорт уеннары яратасың?

Хәбир: Мин футбол яратам. Дөнья беренчелеге булганда, мин телевизордан бер уенны да калдырмадым.


Сез нинди бөек спортчыларны беләсез? Әйтик, йөзү буенча. Йөзү буенча мин Вейсмюллер дигән йөзүчене беләм. Ул кинода Тарзанны да уйнаган. Ә йөгерү буенча мин фин спортчысы Пааво Нурми турында укыдым. Аңа яшәгән чагында ук һәйкәл куйганнар. Шулай ук ераклыкка сикерүче Роберт Бимонны беләм. Ул 1968 нче елда 8 метр 90 сантиметрга сикергән. Аны ХХ гасырның җиңел атлетикада иң бөек спортчысы дип атаганнар.

Футболда соңгы бөтендөнья чемпионатында кем беренчелекне алды? Бразилиялеләр чемпионатта җиңделәр, ә безнең футболчылар Япония командасына җиңелделәр. 

Беренче Олимпиада Афины шәһәрендә 1896 нчы елда үткән. 2004 нче елда Олимпия уеннары яңадан Афины шәһәендә узды. Олимпия уеннары дүрт елга бер була. Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышлары вакытында өч Олимпиада булмаган: 1916, 1940 һәм 1944 нче елларда. Советлар Союзы спортчылары беренче тапкыр Олимпия уеннарында 1952 нче елда катнашканнар. Ул Олимпиада Финляндия башкаласында – Хельсинки шәһәрендә үткән. Ә 1980 нче елда Олимпиада Мәскәүдә булды. Соңгы кышкы Олимпиада Америкада узды. 



КҮНЕГҮЛӘР

1. Нокталар урынына сүзләр куеп языгыз:

1) Искәндәр йөзү һәм … йөгерү белән шөгыльләнә.

2) Мин йөгерү, биеклеккә һәм … сикерү һәм башка спорт … беләм.

3) Марат гел нәрсәдер сөйли, ә башкалар аны ….

4) Чаңгыда күп чабасың да салкын … ….

5) Ә менә Марат авырулар белән …, … ул спорт белән шөгыльләнми.

6) Шахмат уйнау – бер … утыру гына бит.

7) … спорт – йөзү, чабу, сикерү ул.

8) Шахматта уйнарга гына түгел, … да кирәк.

9) Ул йокы белән … ярата. Шуңа … аның спортка вакыты ….

10) Марат, җәй …, син авылга кайтасыңмы?

11) …, Хәбир, минем бит Айдар … бар.

12) Авылда … булырга ярамый.

13) Ялкау дигәч, бер мәзәк … төште.

14) Дөнья беренчелеге булганда, мин телевизордан бер … да ….

15) Йөзү … мин Вейсмюллер дигән … беләм.

16) Ә ераклыкка … Роберт Бимонны … бармы?

17) Беренче Олимпиада Афины … 1896 нчы елда үткән.

18) Советлар Союзы спортчылары беренче … Олимпадада 1952 нче елда ….

19) 1980 нче елда Олимпиада Мәскәүдә ….

20) Соңгы кышкы Олимпиада … үтте. 


2. Телдән тәрҗемә итегез:

1) Күп йоклагач, сопрт белән шөгыльләнеп булмый. Искәндәр иртәнге физик күнегүләр ясар өчен, сәгать алтыда ук тора.

2) Спортчы булыр өчен, бик күп тырышып эшләргә кирәк. Спортчылар һәр көнне биш-алты сәгать күнекмәләрдә үткәрәләр.

3) Мин спортны яратам: телевизордан футбол буенча бер уенны да калдырмыйм. Тагын мин хоккей чемпионатларын да яратам, ләкин Россия хоккейчылары соңгы елларда дөнья чемпионнары була алмыйлар. Бәлки, быел Казан «Ак Барс»ы Россия чемпионы булыр.

4) Искәндәр җәй көне йөзү белән, ә кышын чаңгыда йөгерү белән шөгыльләнә. Чаңгы буенча ул институт беренчелегендә эстафетада катнашты.

5) Иртәгә Казанда «Ак Барс» белән «Динамо» уйнаячак. Бәлки, «Ак Барс» бу юлы җиңәр.

6) Карпов Камскийны дөнья беренчелегендә җиңде. Галләмова шулай ук дөнья чемпионыф була алмады.

7) Олимпиада дүрт елга бер була. Кышкы Олимпиада 1998 һәм 2002 елларда үтте, ә җәйге Олимпиада 2000 нче, һәм быел – 2004 елда – булды. Футболд буенча дөнья беренчелеге уеннары дүрт елга бер була. Россия командасының әлегә футбол буенча дөнья чемпионы булганы юк.

8) Рәмзия белән Әлфия Рәмзиянең авылына кайткач, әби-бабаларына булыштылар: алар өйдә күп эшләделәр, басуга да чыктылар.

9) Безнең якташыбыз Ольга Данилова Наганода (1998 ел) ике алтын медаль һәм Америкада (2002 ел) бер алтын медаль яулап алды. Үзе Әлмәттән, ләкин хәзер ул Владимир өлкәсендә яши.

10) 1952 нче елда Советлар Союзы спортчылары беренче тапкыр Олимпия уеннарында катнаштылар. 1980 нче елда Олимпиада Мәскәүдә узды.


3. Сорауларга җавап бирегез:

1) Беренче Олимпиада уеннары ничәнче елда булган?

2) Йөзү буенча сез нинди спортчыларны беләсез?

3) Чаңгыда йөгерү буенча бөек спортчылардан кемнәрне беләсез?

4) Сезгә нинди футболчылар ошый?

5) Сез кайсы хоккей командасын яратасыз?

6) Кайсы шахматчыларны беләсез?

7) Сез үзегез нинди спорт белән шөгыльләнәсез?

8) Сез ничәнче елда тугансыз?

9) Советлар Союзы спортчылары беренче тапкыр ничәнче елда Олимпия уеннарында катнашканнар?

10) Спорт сезнең тормышыгызда нинди урын тота?


4. җөмләләр төзегез:

а) 


б) 

1) кая, беткәч, лекцияләр, син, барасың, институтта.

2) мин, яртыда, ашыйм, аш, иртәнге, җиденче.

3) Ашагач, спорт, күп, белән, булмый, шөгыльләнеп.

4) өчен, спортчы, күп, бик, эшләргә, булыр, тырышып, кирәк.

5) әтисе, Айдарның, 1938 нче, туган, елда, һәм, Маратның.

6) Бимон, сикергән, 8 метр, 1968 нче, 90 сантимертга, Олимпиадада, ераклыкка, елда.

7) җәй, йөзү, кышын, ә, көне. Искәндәр, шөгыльләнә, йөгерү, чаңгыда, белән.

8) йокыны, белән, Марат, ярата, ашауны.

9) һәр, сәгать, алтыда, көнне, йокыдан, Искәндәр, белән, иртә, тора.

10) Туган, әтием, 1948 нче, минем, елда.


5. Татарчага тәрҗемә итегез:

1) В каком году ты родился?

2) Я родился в 1975-м году.

3) Каким видом спорта ты увлекаешься?

4) Каких великих спортсменов ты знаешь?

5) Первая Олимпиада состоялась в 1896-м году в Афинах.

6) Последняя летняя Олимпиада прошла также в Афинах.

7) Какие из современных футболистов тебе нравятся?

8) Для плавания нужен бассейн, а для катания на коньках лед.

9) Отец Айдара и Марата родился в 1938-м году.

10) Наша землячка Ольга Данилова завоевала две медали на Олимпиаде в Нагано. 




Основной курс: 20 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>