Урок №23. Основной курс


Урок двадцать третий — Егерме өченче дәрес


Диалоглар

* * *

– Исәнме, Марат!

– Исәнмесез, кем бу?

– Бу сезгә Фәрит абыйең шалтырата. Марат, Айдар абыең өйдәме?

– Юк, хәзергә ул өйдә юк.

– Ул бүген театрга барамы, белмисеңме?

– Барадыр…

– Барадырмы яки барачакмы?

– Дөресен белмим, ул миңа төгәл әйтмәде.

– Ярар. Кайткач, миңа шалтыратсын, яме?

– Ярар, әйтермен.


* * *

– Әлфия, иртәгә беренче лекция буламы, белмисеңме?

– Буладыр инде…

– Ә икенче лекциягә Искәндәр килә микән?

– Киләдер…

– Ә Рәмзия синең белән Чаллыга барамы соң?

– Белмим, барадыр…

– Нигә син гел «дыр» да «тыр» дип әйтәсең?

– Киләчәкне кем белә?..


* * *

– Абый, син концерт кайда була икәнен белмисеңме?

– Шәһәр мәдәният йортындадыр.

– Нәкъ шунда микән?

– Андадыр дип әйттем бит. Нәкъ анда икәнен төгәл әйтә алмыйм.

– Ихтимал, институтта буладыр.

– Юк, минемчә, институтта булмас. Бик зур концерт бит. Гадәттә андый концертлар я Галимнәр йортында, я үзебезнең мәдәният сараенда үтә.



* * *

– Алло!

– Алло! Исәнмесез, кем бу?

– Исәнме, Марат, бу мин. Син иртәгә дәрескә киләсеңме?

– Дөресен әйтә алмыйм. Килермен дип уйлыйм.

– Ярар, алай булса, дәрестә очрашырбыз.

– Мин дәрескә килмәсәм, син минем янга килмәссең микән?

– Ярар, килермен. Вакытым булса инде.

– Син хәзер телевизор карыйсыңмы?

– Әйе, хәзер бит сериал бара. Ә мин бөтен телесериалларны карап барам.

– Ярый, кара, алай булса, бочымыйм үзеңне. Иртәгәгә кадәр.


* * *

– Син бу киноны карадыңмы?

– Юк әле.

– Барабызмы ул кинога?

– Ярар, барырбыз.

– Сәгать ничәгә билетлар алырга?

– Кичке сигезгә соң була инде, өчкә иртә була. Кичке сәгать бишкә алыйк.

– Кайда очрашабыз?

– Кинотеатр каршындадыр инде.

– Ярый, алай булса. Хәзергә.


* * *

– Сиңа бу кино ошадымы?

– Әйе, ә синең үзеңә?

– Миңа бик ошады.

– Төп геройны уйнаган артистның исемен беләсеңме син?

– Юк.

– Ничек инде белмисең?! Ул бит күп кинода уйнаган иде. Исемен генә оныттым.


Мәктәптә


Укытучы: Вәли, синең иншаң бик әйбәт язылган, ләкин ул нигәдер бөтен сүзләре белән Галинекенә охшаган. Син моның турында нәрсә уйлыйсың?

Вәли: Галинең иншасы да бик әйбәт язылган дип уйлыйм.



Укытучы: Дамир, әйдә, такта янына чык. Мин сиңа сорау бирәм.

Дамир: Бәлки… Гафу итегез…

Укытучы: Нәрсә булды, Дамир? Әллә син минем соравымнан куркасыңмы?

Дамир: Юк, мин үземнең җавабымнан куркам.



– Әти, син күзеңне йомып, үзеңнең имзаңны куя аласыңмы?

– Әлбәттә, улым.

– Алай булса, минем көндәлегемә күзеңне йомып имзаңны куй әле…

йому – закрывать; имза – подпись; көндәлек – дневник



Тарих укытучысы: Мәскәү кайчан салынган?

Укучы: Төнлә.

Укытучы: Син нигә шулай дип уйлыйсың?

Укучы: Мәскәү бер көндә генә салынмаган диләр бит.



– Әни, син минем урындыктан күлмәгемне юдыңмы әллә?

– Әйе, улым.

– Әй, хәзер нишлим инде? Ул күлмәкнең җиңендә бөтен Татарстан тарихы язылган иде бит.

җиң – рукав



Котлаулар



КҮНЕГҮЛӘР

1. Үрнәк буенча җөмләләр языгыз:

Үрнәк: Майда Әлмәткә цирк килә.

Майда Әлмәткә цирк килер микән? Белмим, киләдер, дип уйлыйм.

1) Казанда Лев Толстой яшәгән.

2) Автобус Чаллыдан китә.

3) Марат китап укый.

4) Беренче лекция була.

5) Бездә арпа һәм карабодай чәчәләр.

6) Бу поезд Мәскәүгә бара.

7) Көз көне авылда эш күп.

8) Бу кышта кар бик аз яуды.

9) Казанда метро төзиләр.

10) Безнең бакчабыз зур.


2. җөмләләр төзегез:

1) бүген, көтеп, көн, алынган, бөтенебез, беренче, сентябрь.

2) Туган, Рамзия, сине, котлыйм, көнең, белән.

3) Ел, Яңа, шатлыклар, уңышлар, бәхет, килсен, алып.

4) Авылда, юк, цирк, кинотеатр, да, институт, та, та.

5) Концерт, мәдәният, шәһәр, була, йортында.

6) Имтиханнарны, телим, яхшы, бирүегезне.

7) Кара, әле, сүзлектән, дигән, моң, сүзне.

8) Искәндәр, атна, авылга, саен, тора, кайтып.

9) Ул, булыша, кышын, әти-әниләренә, да, җәен, дә.

10) Яңа, Фәттаховның, укыгыз, повестен, яме?


3. Сорауларга җавап бирегез:

1) Сыйныфта такта нинди?

2) Сез нинди кыщ айларын беләсез?

3) Безнең урманнарда нинди агачлар үсә?

4) Марат институттан кайткач, нишли?

5) Декабрь ахырында кешеләр бер-берсен нинди бәйрәм белән котлыйлар?

6) Июнь аенда авыл җирендә нинди зур бәйрәм була?

7) Безнең танышларыбыздан кем физкультура дәресләрен яратмый?

8) Имәнлектә гөмбә яки каен җиләге үсәме?

9) Казанда миллион кеше яшиме?

10) Мәскәүдә күпме халык бар?


4. Татарчага тәрҗемә итегез:

1) После окончания института Искандер хочет вернуться в свою деревню.

2) В нашей деревне сеют рожь, ячмень, пшеницу и гречиху.

3) Пусть Новый год принесет много радости и успехов!

4) Сегодня для нас долгожданный праздник – День Знаний.

5) Хотя в нашей деревне много работы, но жить там весело и интересно.

6) Наш преподаватель сегодня не пришел на урок. Наверное, заболел.

7) Может быть, концерт состоится в институте.

8) Желаю все крепкого здоровья и счастья.

9) Если хочешь увидеть красоту, надо быть внимательным и терпеливым.

10) Я думаю, концерт будет на следующей неделе в городском Доме ученых.


5. Иптәшләрегезне туган көннәре белән ничек котлар идегез? Языгыз.



Основной курс: 24 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>