Урок №27. Основной курс


Урок двадцать седьмой — Егерме җиденче дәрес


Ярдәмче фигыльләр

Ярдәмче фигыльләр (вспомогательные глаголы): итәргә, иде, чыгарга, бетәргә, куярга, алырга …


Итәргә

Исем + итәргә (совершение действия)

Ял итәргә: Бүген якшәмбе, ял көне. Бүген без эшләмибез, ял итәбез.

Бүләк итәргә: Китап – иң яхшы бүләк. Хәбир Әлфиягә туган көненә чәчәк бүләк итте.

Гомер итәргә: Һәр кешенең үз гомере. Гомерең озын булсын! Таһир абый белән Зөһрә апа матур гомер итәләр.

Бәйрәм итәргә: Сабан туе – җәйнең иң зур бәйрәме. Ә Яңа ел – минем иң яраткан бәйрәмем. Кичә без Алексейның туган көнен бәйрәм иттек.

Тәрҗемә итәргә: Габдулла Тукайның русчага тәрҗемәсе әйбәтме? Бу җөмләне инглизчәгә тәрҗемә итегез.


Чыгарга

Фигыль -п + чыгарга (завершенность действия)

Укып чыгарга: Син Мәһдиевнең «Фронтовиклар» романын укыдыңмы? Әйе, мин Мәһдиевнең күп әсәрләрен укып чыктым.

Язып чыгарга: Марат күп язарга яратмый. Ләкин ул, блокнотын югалткач, бөтен телефон номерларын яңадан язып чыкты.

Йөрек чыгарга: Ире бөтен урманны йөреп чыкач, бик ачыгып өенә кайткан.

Кисеп чыгарырга: Искәндәр агачны биш минутта кисеп чыгарды.

Әйләнеп чыгарга: Беренче көннәрдә үк Хәбир Казанның бөтен китап кибетләрен әйләнеп чыкты.


Бетәргә, бетерергә

Фигыль -п + бетәргә, бетерергә (завершенность действия)

Арып бетәргә: Искәндәр тыган авылында эшләп арып беткән. Ә менә Марат, Чаллыга футболга йөреп, бер дә армаган.

Ачыгып бетәргә: Искәндәр лекциядә ачыккан, аның килә икән. Искәндәр лекциядә утырып ачыгып беткән.

Укып бетерергә: Син Ахуновның «Хәзинә» романын укып чыктыңмы әле? Әйе, мин аны кичә кич белән укып бетердем.


Куярга

Фигыль -п + куярга (однокартность и быстрое завершение действия)

Әйтеп куярга: Искәндәр Маратка: «Туктамасаң, хәзер үзеңне ашыйм», – дип әйтеп куйды.

Көлеп куярга: Хәбир Әлфияне театрга чакырды, ә Әлфия моңа көлеп кенә куйды.

Кабып куярга: Маратның ашыйсы килми иде, ул ашын кабып кына куйды.


Алырга

Фигыль -п + алырга (действие в сравнительно короткий промежуток времени)

Ашап алырга: Искәндәр лекциягә бик ашыга иде. Ул тиз генә ашап алды да чыгып китте.

Карап алырга: Әлфия самолетка карап алды да хатын-кызларның күлмәкләренә карый башлады.

Язып алырга: Марат, семинарда булмагач, өйдә нәрсә эшләргә икәнен белмәде. Ул, Әлфиягә шалтыратып, тиз генә өй эшен язып алды.



Бәхетле кеше

Бервакыт бер илдә патша авырый башлаган. Бер табиб та аны терелтә алмаган. Соңыннан бер бик атаклы табиб әйткән:

– Патшаны терелтер өчен, аңа бәхетле кеше күлмәген кидертергә кирәк. Шуннан соң гына ул терелер.

Патшаның вәзирләре бәхетле, кайгысыз кешене эзли башлаганнар. Беренчедән, алар баш министр янына барганнар:

– Син зур хакимият кешесе. Синең һәр сүзең бөтен илдәге кешегә закон. Бу илдә иң бәхетле кешедер? – дип сораганнар.

– Булмаганны сөйлисез. Сез аны белмисездер, әфәнделәр: минем бөтен гомерем кайгыда үтә. Илдә булган бөтен мәсьәләләр – минем кайгы. Мәсәлән, хәзер мине күрше илләр белән мөнәсәбәтләр борчый. Сез мине бәхетле кеше дип саныйсыз, ә мин үземне бик тә бәхетсез дип саныйм.

Шуннан вәзирләр башкаладагы һәм бөтен илдәге иң бай кеше янына киттеләр.

– Син безнең илебездә иң бай кеше. Син бәхетлеме?

– Сез, әфәнделәр, ялгышып килгәнсез. Бик бай булсам да, иң бәхетле түгел. Минем башым кайгыдан чыкмый. Я корабым бата, я караклар борчый. Мине ничек инде бәхетле булыйм?!

Вәзирләр бөтен илне әйләнеп чыкканнар, ләкин бер кеше дә үзен бәхетле дип санамаган. Шулай кайгырып кайтып барган вакытта, вәзирләр урманнан җырлап чыккан кешене очратканнар.

– Син шундый күңелле җырлыйсың. Бәлки син үзеңне бәхетле дип саныйсыңдыр? – дип сораганнар бу фәкыйрь киенгән кешедән вәзирләр.

– Әйе, мин үземне бәхетле дип саныйм. Минем зур кайгыларым юк. Нәрсәм бар, мин шуңа канәгать, – дип җавап биргән теге кеше.

– Алай булса, безгә синең күлмәгең кирәк.

– Гафу итегез, әфәнделәр, кызганычка каршы, минем күлмәгем юк. Мин гомерем буе күлмәк кимичә йөрим, – дигән бәхетле кеше.



КҮНЕГҮЛӘР

1. Нокталар урыннарына сүзләр куегыз:

1) Патшаны терелтү өчен, аңа бәхетле кешенең күлмәген … кирәк.

2) Син зур … кешесе.

3) Сез мине … кеше дип саныйсыз, ә мин … бик бәхетсез дип саныйм.

4) Шуннан соң вәзирләр башкаладагы һәм бөтен … иң … кеше янына киткәннәр.

5) Минем башым … чыкмый: я корабым …, я … борчый.

6) Вәзирләр бөтен илне … чыкканнар, ләкин бер кеше дә … … дип санамаган.

7) Син шулай … җырлыйсың.

8) … булса, безгә минең күлмәгең ….

9) Гафу …, …, кызганычка …, минем күлмәгем юк.

10) Мин гомерем … күлмәк … йөрим, – дигән … кеше.


2. Тәрҗемә итегез:

1) Искәндәр ике көндә бөтен эшләрен эшләп чыкты.

2) «Син иртәгә минем белән футболга барасыңмы?» – дип сорады Марат Искәндәрдән.

3) Әлфиянең туган көне җиткәндә, Хәбир чәчәкләр эзләп бөтен Әлмәтне әйләнеп чыкты.

4) Марат белән Искәндәр урманга гөмбәгә барганнар иде. Алар көне буе йөреп бер ашарлык гөмбә дә җыймадылар. Аның каравы, алар арып һәм ачыгып беттеләр.

5) Кичә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башланды. Аның турында телевизордан «җиһан» тапшыруында хәбәр иттеләр.

6) Илдарга Нурихан Фәттахның яңа романы шулкадәр ошады: ул аны ике төндә укып чыкты.

7) Мин Казанда урамнан барганда, кемдер арттан кычкырып куйды. Әйләнеп карасам, бу Зөфәр булып чыкты. Мин Зөфәрне майдан бирле күргәнем юк иде.

8) Гади аш пешерер өчен, бөтен нәрсә дә ярый. Мәсәлән, бүген ашка яшел банан һәм ике зур лимон салыйк.

9) Кич буе Искәндәр семинарга әзерләнеп утырды. Ул төнлә сәгать икедә генә йокларга ятты. Иртә белән торгач, ул институтка йөгерде. Аның ашап алырга вакыты да булмады.

10) Вәзирләр иң бай кеше дә бәхетсез булгач, сәудәгәр йортыннан бик борчылып чыгып киттеләр.


3. Үрнәкләр буенча эшләгез:

а) Үрнәк: Алдагы лекциягә бармаска.

Әйдәгез, алдагы лекциягә бармыйк.

1) Матур күлмәк бүлә итәргә.

2) Тиз генә повестьне укып чыгарга.

3) Бу өстәлне алып куярга.

4) Ботканы ашап бетерергә.

5) Теге зур тактаны кисеп чыгарырга.


б) Үрнәк: Искәндәр лекция вакытында ашарга.

Искәндәрнең лекция вакытында ашыйсы килә.

6) Мин ул өстәлне алып куярга.

7) Ул урманда йөреп арып бетәргә.

8) Марат иртә белән торгач кофе эчәргә.

9) Әлфия яңа күлмәк сатып алырга.

10) Ярлы кеше дөгеле ботка ашарга.


4. җөмләләр төзегез:

1) Илдә, бервакыт, патша, башлаган, бер, авырый.

2) Синең, закон, бөтен, кешегә, илдәге, сүзең, һәр.

3) Мин, бай, бик, түгел, бәхетле, булсам, да.

4) Бар. Шуңа, нәрсә, канәгать, мин.

5) Гомере, йөрим, кимичә, күлмәк, буе, мин.

6) Әлфиягә, туган, чәчәк, көненә, бүләк, Хәбир, итте.

7) җәйнең, зур, иң, Сабан, бәйрәме, туе.

8) җөмләне, инглизчәгә, итегез, бу, тәрҗемә.

9) Агачны, чыгарды, биш, кисеп, минутта, Искәндәр.

10) Эшли-эшли, туган, арып, беткән, авылында, Искәндәр.


5. Курсив белән язылган сүзләргә сораулар куегыз:

1) Патшаны терелтер өчен, аңа бәхетле кешенең күлмәген кидертергә кирәк.

2) Патшаның вәзирләре бәхетле кешене эзли башлаганнар.

3) Алар баш министрдан: «Безнең илдә син иң бәхетле кешедер», – дип сораганнар.

4) Вәзирләр урманнан җырлап чыккан кешене очратканнар.

5) Әйе, мин үземне бәхетле дип саныйм.

6) Марат белән Искәндәр урманга гөмбәгә барганнар.

7) Хәбир, чәчәкләр эзләп, бөтен Әлмәтне әйләнеп чыккан.

8) Мин Казан урамыннан барганда, кемдер артымнан кычкырып куйды.

9) Гади аш пешерер өчен, бәрәңге, ит һәм суган кирәк.

10) Искәндәр ике көндә бөтен эшләрен эшләп чыккан.




Основной курс: 28 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2014