Урок №3. Основной курс


♫ аудио материал к уроку

Урок третий — Өченче дәрес


Исем

Исемнәр: Булат, Гөлнара, Гүзәл, Искәндәр, Марат, Алсу…

Исемнәр (грамматик категория): өстәл, китап, укытучы, дәрес, хәреф, шәһәр, автобус…

Исемнәр кем, нәрсә сорауларына җавап бирә. Татар телендә исемнәр килеш (падеж) белән төрләнәләр.


КИЛЕШЛӘР

Татар телендә алты килеш бар:


Иялек килеше

Кешенең ике аягы бар. Кешенең ике кулы бар. Сыйныфның ике тәрәзәсе бар. Балыкның аяклары бармы? Юк, балыкның аяклары юк. Бу җөмләнең ничә сүзе бар? Бу кемнең китабы? Бу Маратның китабы.

Сыйныфта өстәлләр, урындыклар, такта быр. Өстәлнең дүрт аягы бар. Тактаның аяклары юк. Сыйныфның ишеге бар. Такта кара төсле. Өстәлләр яшел.

Ак: ландыш чәчәге төсе; шахмат тактасы аклы-каралы була.

Кара: нефтьне «кара алтын» диләр.

Яшел: киви төсе; газон яшел төсле; татарча «Гринпис» (Green Peace) – яшел дөнья

Кызыл: коммунистлар байрагы төсе

Сары: лимон төсе; светофорның урта төсе

Зәңгәр: глобуста океан төсе; Зәңгәр кит – дөньяда иң зур җәнлек.

Сыйныфның стеналары нинди төсле? Сыйныфның стеналары яшел. Светофорның төсләре нинди? Светофорның кызыл, сары һәм яшел төсләре бар. Сыйныфның идәне нинди? Идән кызыл.


а) Мин студент, мин институтта укыйм. Хәзер мин беренче курста укыйм. Мин институтка барам. Мин татар теле дәресендә утырам һәм тәрәзәдән карыйм. Укытучы тактада татар сүзләре яза, мин тактадан укыйм. Мин китаптан дәфтәргә язам.

б) Син кем? Син эшче. Син студентмы? Юк, син студент түгел. Син укыйсыңмы? Юк, син укымыйсың, син эшлисең. Син хәзер эшкә барасың. Синең китабың бармы? Юк, синең китабың юк.

в) Студент китап укый. Китапта күнегүләр бар. Ул күнегүләр эшли. Дәрестә укытучы студентка күнегүләр бирә һәм ул күнегүләрне эшли. Ә хәзер ул диктант яза.

г) Без – студентлар. Без хәзер сыйныфта. Без татар теле дәресендә утырабыз. Укытучы такта янында басып торпа. Ул тактада сүзләр яза, ә без аларны укыйбыз. Без дәфтәрләргә татар сүзләре язабыз.

д) Сез эшчеләрме? Юк, сез эшчеләр түгел. Сез дә студентлар. Сез нәрсә эшлисез? (нәрсә эшлисез = нишлисез)? Сзх хәзер дичтант язасыз. Семестр бетә, һәм укытучы сездән зачёт ала.

Сез нишлисез? Без институтта укыйбыз. Сез ничәнче курста укыйсыз? Без беренче курста филология факультетында укыйбыз.

е) Алар кемнәр? Алар эшчеләр. Алар студентлар түгел. Алар интститутта укымыйлар, алар заводта эшлиләр. Аларның китаплары бармы? Юк, аларның китаплары юк.

ж) Бу – сыйныф. Сыйныфның ишеге ак. Сыйныфның тактасы кара, стеналары яшел. Ә түшәм нинди? Сыйныфның түшәме ак. Өстәлләр нинди төстә? Алар яшел. Ә укытучының өстәле нинди? Ул зәңгәр.

Машинаның дүрт тәгәрмәче бар. Велосипедның ике тәгәрмәче бар. Кешенең ике кулы һәм ике аягы бар. Балыкның аяклары һәм куллары буламы? Юк, балыкның аяклары һәм куллары булмый. Банан яшел буламы? Әйе, банан яшел була. Ә бу банан яшелме? Юк, бу банан сары. Алмы нинди төсле була? Ә бу алма кызылмы? Юк, бу алма яшел.



КҮНЕГҮЛӘР

1. Рус теленә тәрҗемә итегез (сүзлек кулланыгыз): 

Алар бирәләр; сез киләсез; без китәбез; син аласың; ул китапны ала; алар җавап бирәләр; сез Чаллыга барасыз; без Чаллыдан кайтабыз; алар сыйныфтан чыгалар; мин сыйныфка керәм; мин эшләмим; мин укыйм; мин Казанга китәм; ул Мәскәүгә китәм; алар укыйлармы?; алар эшлиләр; без татар теле дәресендә утырабыз; без институтта укыйбыз.

Һәр кешенең башы бар. Баш хәреф. Һәр җөмлә баш хәрефтән башлана. Рим – Италиянең башкаласы. Лондон нинди илнең башкаласы? Лондон – Англиянең баш шәһәре. Дәрес башланамы? Әйе, хәзер дәрес башлана. Хәзер нинди дәрес була? Хәзер татар теле дәресе була. Лимон кызыл буламы? Юк, лимон сары була. Ә нәрсәләр кызыл була? Помидор, алма кызыл була.

Син хәзер нишлисең? Мин хәзер институтка китәм. Ул институтка барамы? Юк, ул студент түгел, институтка бармый. Ул эшче, ул хәзер заводка эшкә китә.

Сез хәзер нишлисез? Без хәзер татар теле дәресендә утырабыз. Без күнегүләр эшлибез. Син студентмы? Юк, мин студент түгел, мин укучы; мин мәктәптә укыйм.


2. Үрнәк буенча эшләгез:

Үрнәк: Мин эшлим. Син укыйсыңмы? Юк, мин укымыйм. Ә син нишлисең? Мин эшлим.

1) Мин язам.

2) Мин укыйм.

3) Без китәбез.

4) Без Чаллыга барабыз.

5) Ул керә.

6) Алар чыгалар.

7) Без Чаллыга барабыз.

8) Син Казанга барасың.

9) Син сыйныфка керәсең.

10) Мин институтка барам.


3. Татар теленә тәрҗемә итегез:

Вы читаете. Я беру. Она приходит. Он учиться. Мы не работаем. Я беру. Ты что делаешь? Я выполняю упражнение. Они дают ответы. Мы читаем книги. Мы пишем с доски. Они пишут в тетрадях. Я учусь в институте. Он работает на заводе.

Сколько столов в классе? Десять. Какого они цвета? Они зелёные. Какого цвета потолок и пол в классе? Пол красный, а потолок белый. Какого цвета бывают яблоки? Яблоки бывают красные, зелёные и жёлтые. А какого цвета это яблоко? Оно зелёное.

Кто это? Это учитель. Он стоит возле доски. А мы сидим на уроке и смотрим на доску. На доске учитель пишет слова, а мы их записываем в тетрадях. Сейчас студенты пишут диктант. Мы делаем упражнения из книги.

У тебя есть книга? Да, у меня есть книга. А у Марата есть книга? Нет, у Марата нет книги. А у рыбы бывают руки и ноги? Нет, у рыб рук и ног не бывает. У машины бывает четыре колеса, а у велосипеда – два.

Этот поезд сейчас уезжает в Москву. Автобус прибывает из Набережных Челнов. В Челнах есть троллейбусы? Нет, в Челнах есть трамваи, а троллейбусы есть в Альметьевске.


4. Сүзләрне үрнәк буенча килешләр белән төрләндерегез һәм тәрҗемә итегез:

Үрнәк: китап – китап (книга); китапның (книги); китапка (в книгу); китапны (книгу); китаптан (из книги); китапта (в книге).

Баш, кул, аяк, без, җөмлә, шәһәр, сыйныф, укытучы, студент, түшәм.


5. Сүзләрне үрнәк буенча төрләндерегез һәм тәрҗемә итегез:

Үрнәк: бара – мин барам (я иду); син барасың (ты идёшь); ул бара (он идёт); без барабыз (мы идём); сез барасыз (вы идёте); алар баралар (они идут).

Карый, эшли, укый, яза, утыра, килә, китә, чыга, ала, бирә.


6. Нокталар урынына антонимнар куегыз:

бар ↔ …; ак ↔ …; утыра ↔ …; керә ↔ …; килә ↔ …; чыга ↔ …; әйе ↔ …; башлана ↔ …; кечкенә ↔ …; кара ↔ …; ала ↔ …; китә ↔ … .




Основной курс: 4 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2014