Урок №33. Основной курс


Урок тридцать третий — Утыз өченче дәрес


Кабатлау

1. җәяләрне ачып, кирәкле сүзләр куегыз:

1) Мин Казанга (кадәр, турында, бирле) автобус (белән, кебек, таба) кайттым.

2) Казаннан Чаллыга автобус Мамадыш (кадәр, аша, таба) үтә.

3) Алексей да Марат (кадәр, турында, шикелле) футбол карарга Чаллыга бара.

4) Марат гөбәдияне баллы чәй (кебек, кадәр, белән) ашарга ярата.

5) «Татар халык ашлары» китабында гөбәдия һәм төрле бәлешләр (өчен, бирле, турында) язылган.

6) Хуҗаның куяннары мулла (кебек, аша, өчен) акыллы.

7) Хуҗаның куяннарында мулланыкы (кадәр, кебек, өчен) акылы бар.

8) Зөлфия апаның бер (кебек, бик, таба) акыллы эте булган.

9) Әлфиянең әнисе мәчедән (кадәр, башка, белән) яши алмый.

10) Актырнак кәнәфи өстенә менеп, кеше (турында, сыман, башка) телевизор караган.

11) «Минем язган хатны укыр (өчен, кебек, белән) шәһәргә үземә барырга кирәк», – дигән Хуҗа.

12) Хәбир иртәгә Чаллыга бара, (ләкин, чөнки, бик) аның анда концерт бирәсе бар.

13) Марат иртәгә институтка лекцияләргә килергә (тиеш, бар, бит).

14) Гөмбәләр җыйганда белгән гөмбәләрне (шул, бит, генә) алырга кирәк.

15) Мин кызык китап укырга утырдым да, авырткан тешем (өчен, шикелле, турында) оныттым.

16) Ләкин автобус (кебек, башка, белән) өйгә кайтканда, минем тешем (тагын, башка, кадәр) авырта башлады.

17) «Моңа түзеп булмый, бүген үк табиб (каршына, янына, белән) китәм», – дип уйладым.

18) «Беләсезме, доктор, (теге, шушы, шул) кечкенә генә нәрсә мине атна буе борчыды.

19) Мәскәүгә (кадәр, таба, аша) барсаң, алдан Казанга килергә кирәк.

20) Казан Мәскәү (кадәр, бирле, аша) зур түгел.


2. Тәрҗемә итегез:

1) Хәбир Казанда бөтен китап кибетләрен әйләнеп чыккан. Ул гел трамвай яки троллейбус белән йөргән. Ул консерваториядә дә булган. Ә Әлфия белән Рәмзия анда булмаганнар. Аның каравы, алар циркка, матур зур кибетләргә, пляжга, татар театрына барганнар.

2) Алексей футболны яратоп, аның корбаны булган, чөнки ул стадионда кычкырып, тамагын авырттырган. Укуга килгәч, сентябрь ае буе ул, мескен, көчкә сөйләшеп йөрде.

3) Маратның абыйсының туган көне булган, һәм аның әнисе күп тәмле әйберләр пешергән: итле бәлеш, майлы өчпочмаклар, йөземле гөбәдия һәм башка әйберләр.

4) Ә Искәндәр иртәдән бирле бернәрсә ашамаган, чөнки ул йокыдан соң торган. Лекциядә утырганда, ул Маратка: «Лекциянең беткәнен көтмик, хәзер үк чыгып китик. Барыбер бу хәлдә башка бернәрсә керми», – дигән.

5) Яшел кыяр салатын әзерләр өчен, өч килограмм ямь-яшел зур кыярлар алырга һәм аларны зур пычак белән вак-вак итеп турарга кирәк. Шуннан соң бу салатны өстәлгә кунаклар алдына куярга мөмкин.

6) «Сөт белән дөге булса, ботка пешерер идек тә, май гына юк шул. Тозын инде күршедән дә алып торырга була», – дигән ярлының хатыны, чөнки аларның сөте дә, дөгесе дә, тозы да булмаган.

7) – Син Ахуновның «Хәзинә» дигән романын укып чыктыңмы әле?

– Әйе, мин аны кичә укып бетердем.

– Нинди хәзинә турында яза автор?

– Нефть һәм нефтьчеләр турында, ләкин чын хәзинә дип ул хезмәт кешеләрен саный.

8) Вәзирләр, фәкыйрь кешенең бәхетле икәнен белгәч, аңардан күлмәген сораганнар, ләкин тегесе: «Гафу итегез, әфәнделәр, кызганычка каршы, минем күлмәгем юк», – дигән.

9) Хуҗаның куяннары бик акыллы булганнар, чөнки алар йөгереп барып, хәбәрне әйтә белгәннәр. Ә бай куянга алресын әйтмәгән, шуңа күрә куян аның өен таба алмаган.

10) Марат Зөлфия апа һәм аның эте Актырнак турында чыннан да булган хәлне сөйли. Зөлфия апа этен сөйләшергә өйрәткән, ләкин үзе аның сөйләгәнен тыңламаган, шуңа күрә һәлак булган.

11) Искәндәрнең, йокыдан торгач, ашарга пешерәсе бар, аннары, институтка соңга калмыйча, лекцияләргә ашыгасы бар. Маратның ашарга пешерәсе юк, әмма аның һәр көнне иртә белән кофе эчәсе бар, ә кич белән телевизор карап яки китап укып йокларга ятасы бар.

12) Кем нәрсә эшли ала? Марат күп мәзәкләр сөйли ала. Хәбир гитарада да, аккордеонда да әйбәт уйный ала, Рәмзия тәмле әйберләр пешерә ала, ә Алексей кирәк булса, төне буе телевизордан футбол карый ала.

13) Асарга дигән кешенең актык үтенечен сорарга тиешләр. Ә Хуҗа актык сүзендә: «Минем муеными кагылсалар, кытыгым килә, билемнән ассыннар», – дигән.

14) Маратның китаплар укырга, телевизор карарга, йокларга гына вакыты җитә. Бу әйберләргә аның нәфесе бик зур. Табиб янына килгән кешенеке кебек. «Доктор, миңа, зинһар, нәфескә каршы таблетка бирешезче, һәм ул таблетка зур, бик зур булсын!» – дигән ул кеше.

15) Доктор Илһам Галиуллин укучылар сорауларына «Сөембикә» журналы аша җавап бирә. «Сак булыгыз! Салкын тидермәгез. Көн саен үлән чәе эчегез һәм тамагыгызны чайкагыз. Даруларны табиб киңәше белән генә эчегез. 

16) Мин атна буе теш табибы янына барырга куркып йөрдем. Ә баргач, уйладым: «Атна буе авырып йөргәнче, биш минут кына түзеп була икән».

17) Хәбирнең температурасы югары булса да, ул табибны чакырмаган. Ә кичкә кәефе әйбәтләнсә, икенче көнне ул институтка бармакчы була.

18) «Анальгин» белән «Парацетамол»ны ничек эчәргә кирәк? Аларны һәрвакыт аш алдыннан берәр таблетка, көнгә өч тапкыр эчәргә кирәк.

19) Сыйфат «нинди?» дигән сорауга җавап бирә. Хикәя фигыль «нишли» һ.б. сорауларга җавап бирә. Ә инде «нинди?» дигән сорауга җавап биргән фигыль сыйфат фигыль дип атала.

20) Татар телен өйрәнгәндә, ярдәмче фигыльләргә, шулай ук фигыль формаларына (хәл фигыль, сыйфат фигыль, шарт фигыль, теләк фигыль һ.б.) бигрәк тә игътибар итәргә кирәк, чөнки алар газет мәкаләләрендә дә, матур әдәбиятта да еш кулланылалар.


3. Үрнәкләр буенча языгыз һәм тәрҗемә итегез:

а) Үрнәк: Бәрәңге белән ит ашарга.

Әйдә, бәрәңге белән ит ашыйк.

Давай поедим мясо с картошкой.

1) Дөге боткасын ашарга.

2) Пычак белән помидор турарга.

3) Токмачны ашны өстәлгә куярга.

4) Иртә белән Чаллыга китәргә.

5) Кич белән укол кадарга.


б) Үрнәк: Марат мәзәкләр сөйли.

Марат мәзәкләр сөйли ала.

Марат умеет рассказывать веселые истории.

Маратның мәзәкләр сөйлисе бар.

Марату надо рассказывать веселые истории.

1) Хуҗа балаларны алдый.

2) Актырнак күп сөйли.

3) Хәбир аккордеонда уйный.

4) Искәндәр ашарга пешерә.

5) Марина Мараттан сорый.


в) Үрнәк: Марат мәзәкләр сөйли.

Марат мәзәкләр сөйләргә тиеш.

Марат должен рассказать веселые истории.

Марат мәзәкләр сөйләп карады.

Марат пытался рассказать веселые истории.

1) Мин тещ табибы янына бардым.

2) Хәбир Чаллыга китә.

3) Мин авылга хат язам.

4) Алексей футбол карый.

5) Марина татар телен өйрәнә.


г) Үрнәк: Алексей мәктәптә укыган чакта татарча өйрәнмәгән.

Алексей мәктәптә укыганда, татарча өйрәнмәгән.

Когда учился в школе, Алексей не изучал татарский язык.

1) Дәрес башланган чакта, студентлар басарга тиеш.

2) Марат сөйләгән чакта, Рәмзия игътибар белән тыңлады.

3) Бакчада эшләгән чакта, Хәбиргә салкын тиде.

4) Хәбир Чаллыдан автобуста кайткан чакта йоклап киткән.

5) Хәбир авырган чакта, күп китаплар укып чыкты.


4. Курсив белән язылган сүзләргә сораулар куегыз:

1) Вәзирләр урманнан җырлап чыккан кешене очратканнар.

2) Әйе, мин үземне бәхетле дип саныйм.

3) Хәбир, чәчәкләр эзләп, бөтен шәһәрне әйләнеп чыккан.

4) Гади аш пешерер өчен бәрәңге, ит һәм суган кирәк.

5) Искәндәр ике көндә бөтен эшләрен эшләп чыкты.

6) Хәбир менюның уң ягына карый, чөнки аның ашларның бәясен беләсе килә.

7) Куян бай өенә кайтмады, чөнки ул байның адресын белмәде.

8) Марат, рекламага ышанып, кинога барган.

9) Юк, сыерлар кешнәмиләр. Алар мөгриләр.

10) Зөлфия апаның эте спаниель булган.

11) Зөлфия апа җиденче катта яшәгән.

12) Ярар, мин синең белән кибеткә барырмын.

13) Хәбирнең балалар бакчасына барасы бар.

14) Хәбиргә бакчада салкын тигән.

15) Марат фикере буенча, йокы – дөньяда иң яхшы дару.

16) Гөмбә җыйганда, белгән гөмбәләрне генә алырга кирәк.

17) Минем туганнарымның сәламәтлеге яхшы.

18) Фәриткә табиб пенициллин жчәргә кушкан.

19) Рәмзия авылда яшәгәндә авырмый.

20) Мин кичә хастаханәгә теш табибы янына бардым.


5. Сорауларга җавап бирегез:

1) Иртә белән Марат нәрсә ашарга ярата?

2) Сез көндез, гадәттә, нәрсә ашыйсыз?

3) Ярлының хатыны нигә тагын бәрәңге пешергән?

4) Баш министр нигә үзен бәхетсез дип саный?

5) Нигә фәкыйрь кеше үзен бәхетле дип саный?

6) Ә сез ничек уйлыйсыз: фәкыйрь кеше бәхетлеме?

7) Нигә Хәбир Әлфиянең туган көнендә бөтен Әлмәтне әйләнеп чыккан?

8) Чәнечке белән аш ашап буламы? Ә ботка?

9) Марат нигә кинога барган? Нигә аның кинодан соң елыйсы килгән?

10) Сезнең өегездә эт яки мәче бармы? Булса, аның (аларның) исеме ничек?

11) Искәңдәр Марат сөйләгән хәлгә ышанганмы? Нигә?

12) Актырнак акыллы эт булганмы? Сез нигә шулай уйлыйсыз?

13) Марат нәфесле кеше турында нинди мәзәк сөйләде?

14) Терапевт эшендә, гадәттә, муенына нәрсә элеп йөри?

15) Сез иң яхшы дару дип нәрсәне саныйсыз?

16) Нинди гөмбәләрне җыярга кирәк һәм нигә?

17) Нигә автор тешен өенә алып киткән?

18) Сез ничек уйлыйсыз: ул нигә атна буе тешен дәваламаган?

19) Фигыль нинди сораукларга җавап бирә? Ә сыйфат?

20) Сыйфат фигыль нинди сорауларга җавап бирә?



Основной курс: 34 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2014