Урок №38. Основной курс


Урок тридцать восьмой — Утыз җиденче дәрес


Кабатлау


1. Татарча-русач сүзлек кулланып, тәрҗемә итегез:


Шәһре Болгар

Шәһре Болгар урта гасырларда Европа һәм Шәрык илләрендә дан тоткан. Аерым чорларда Болгар дәүләтенең үзәге хезмәтен дә үтәгән.

Унынчы гасырдан башлап дөнья мәйданында Болгар экономик яктан нык үскән, мәктәп-мәдрәсәләре гөрләп торган шәһәр булган. Аның алга китүенә акча сугу да ярдәм иткәндер. Болгар халкының тормыш-көнкүрешенең яхшылыгы килгән кеше күзенә тиз чалынган. 985 нче елда Киев князе Владимир абыйсы Добрыня белән Болгарга яу чаба. Добрыня, Болгар сугышчыларын күн читектән күреп, князьгә, болар безгә ясак түләмәс, әйдә башка урыннардан чабаталыларны эзлик, дип эшлекле киңәш бирә.

Ике су кушылган урында утырган Болгар Рус князьлекләре, Урта Азия, Гарәбстан, Әрмәнстан, Кытай, Византия һ.б. илләр белән сату иткән.

Болгар көнбатышка юл тоткан монгол яуларына калкан хезмәтен дә үти. 1250-1350 нче елларда бу шәһәр үзенең чәчәк ату чорын кичерә. Шул чорда рус язмаларында Бөек Болгар дип атала башлый. Ләкин Алтын Урдада үзара сугышлар Болгарны бик нык какшата. 1431 нче елда князь Федор Пестрый Болгарны җимерә. Аны Казан алыштыра.

(Календарьдан)


Нәүрүз

Нәүрүз – Төрки халыкларының кышны озатуы, язны каршылавы бәйрәме. Галимнәр фикеренчә, төрки халыкларда безнең эрага кадәр мең еллар элек үк Нәүрүз бәйрәм ителгән. Кешеләр язны көтеп алган, яңа елга өметләр баглаган. Борын-борын заманнарда ук халыклар бер-берсенә изге ьеләкләр юллаганнар.

Бу көнне ләйсән яңгыр яуса, кешеләр бик сөенгән, елның яхшы киләсенә ышанганнар. Борынгылар, аның суын җыеп, мунча якканнар, кызлар битләрен юып калырга ашыккан. Имеш, болай итсәләр, әкияттәге гүзәл кызга әвереләләр.

(«Социалистик Татарстан» газетыннан)


Китап

Китаплар эшләнә башлауга берничә мең ел, бу вакыт алар төрле кыяфәтләргә кергәннәр. Вавилонлылар, ассириялеләр һәм башка борынгы халыклар китапны балчыктан ясаганнар, очлы таяк белән йомшак балчык плитәләргә махсус тамгалар төшергәннәр. Аннары балчык плитәләрне киптергәннәр яки яндырганнар. Шул балчык плитәләрдән китаплар һәм китапханәләр дә барлыкка килгән.

Ә Кытайда беренче китапларны юка бамбук пластинкаларга язганнар һәм аларны ныклы җепкә тезгәннәр. Кытайлар соңга табарак китапларын пумала һәм тушь белән ефәккә язганнар.

Борынгы Мисырда китап текстларын таш плитәләргә уеп язганнар. Аннары папирус уйлап тапканнар. Прессланган камыш пластинкаларны дистәләрчә метр озынлыктагы тасмалар итеп ябыштырганнар. Урта гасырларда китапларны дәфтәр итеп тегелгән пергаментка кулдан язганнар.

Шул рәвешчә китапның без күнеккән формасы килеп чыккан.


2. Нокталар урыннарына кирә сүзләр языгыз:

1) Шәһре Болгар … гасырларда Европа һәм Шәрык илләрендә … тоткан.

2) Аның алга китүенә акча … дә ярдәм ….

3) … нче елда Киев князе Владимир абыйсы Добрыня белән Болгарга … чаба.

4) Болгар сугышчыларын … читектән күреп, князьгә, болар безгә … түләмәс, әйдә башка урыннардан … эзлик, дип … киңәш бирә.

5) Шул … рус язмаларында … Болгар дип атала башлый.

6) 1431 нче елда Федор Пестрый Болгарны ….

7) Нәүрүз – төрки халыкларның кышны …, язны … бәйрәме.

8) Борын-борын заманнарда ук халыклар бер-берсенә … теләкләр ….

9) Бу көнне … яңгыр яуса, кешеләр бик …, елның яхшы киләсенә ышанганнар.

10) Борынгылар, аның суын җыеп, … якканнар, юынганнар, ләйсән … пешергәннәр.

11) Имеш, болай итсәләр, … гүзәл кызга ….

12) Китаплар эшләнә башлауга инде берничә … ел, бу вакыт эчендә алар төрле … кергәннәр.

13) Вавилонлылар, … һәм башка борынгы халыклар китапны … ясаганнар, очлы … белән йомшак … плитәләргә махсус … төшергәннәр.

14) Аннары балчык плитәләрне … яки ….

15) Кытайлар соңга … китапларып пумала һәм тушь белән … язганнар.

16) Борынгы … китап тектслары таш плитәләргә … язганнар.

17) Аннары … уйлап тапканнар.

18) Прессланган камыш пластинкаларны … метр озынлыктагы … итеп ….

19) Урта … китапларны … итеп тегелгән … кулдан язганнар.

20) Шул … китапның без … формасы килеп чыккан.


3. Сорауларга җавап бирегез:

1) Сез иртә белән гадәттә нәрсә ашыйсыз?

2) Сезнең өегездә эт яки мәче бармы? Булса аның (аларның) исеме ничек?

3) Сез теш табибы янына барганыгыз бармы? Ә барырга курыкмыйсызмы?

4) Исем һәм сыйфат нинди сорауларга җавап бирәләр?

5) Татар телендә кайсы исемнәр кем?, ә кайсылары нәрсә? сорауларына җавап бирәләр?

6) Фигыль нинди сорауларга җавап бирә? Сорауга җавап биргәндә, фигыль формалары (исем фигыль, сыйфат фигыль һ.б.) турында онытмагыз.

7) Сезнең исегездәме, Марат нәфесле кеше турында нинди мәзәк сөйләде?

8) Татарстан республикасында нинди дәүләт телләре бар?

9) Татар телендә күпме халык сөйләшә?

10) Беренче әдәби әсәр татар телендә ничәнче елда язылган дип санала?

11) 1913 нче елда татар телендә ничә газет һәм журнал чыгып торган?

12) Унөченче йөздән башлап руслар татары дип нинди хаылкларны атаганнар?

13) Татар теле төрле чорларда нинди алфавитларга нигезләнә?

14) Сез нинди татар шагыйрьләрен беләсез?

15) Ә нинди язучыларны беләсез?

16) Маратның ничәнче гасырда яшисе килә һәм нигә?

17) Унтугызынчы гасыр белән егерменче гасыр арасында аерма зурмы? Кайсы чорда яшәү җиңелрәк?

18) Сез үзегез ничәнче гасырда яшәр идегез һәм нигә?

19) Беркөнне Марат нигә шулай моңсуланып тора иде? Әллә ул абыйсы белән кычкырышканмы? Алай булса, нигә?

20) Әлфиянең гаиләсендә балалардан кемнәр бар?

21) Искәндәрнең энекәшләре Илһам белән Таһир, гадәттә, үзләрен ничек тоталар?

22) Искәндәрнең гаиләсендә ничә бала бар? Искәндәр – гаиләсендә ничәнче бала?

23) Рәмзиянең абыйлары бармы? Ә апалары? Сез алар турында нәрсә беләсез?

24) Сез ничек уйлыйсыз: Искәндәр үзенең җырлавы белән акча эшли аламы?

25) Кайбер язучы иң әһәмиятле әсәр дип кемнекен саный?

26) Хатын-кызларның бер минуты гадәтивакытта ничә сәгать була дип уйлыйсыз?

27) «Васыять» әкиятен тагын бер тапкыр укыгыз: картның ничә улы булган?

28) Ул улларына нинди васыять әйтеп калдырган?

29) Егетләр әтиләренең васыятен дөрес аңлаганнармы?

30) Ә килеп кергән карт аларга нәрсә дип әйткән?

31) Алексей белән Маринага татар теле өйрәнергә кемнәр булыша?

32) Сезнең үзегезнең оригинал татар тектсларын укып караганыгыз бармы?

33) Омонимнарга сез нинди мисаллар китерә аласыз?

34) Бер телдән икенче телгә кергән сүзләр ничек атала?

35) Рус теле аша Европа телләреннән кергән сүзләргә нинди мисаллар китерә аласыз?

36) Татар теленә кергән грек һәм латин телләреннән кергән фәнни терминнар әйтә аласызмы?

37) Татар телендә гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр күпме? Аларның нинди үзенчәлекләре бар?

38) Рус теленнән кергән һәм сингармонизм законына буйсынган сүзләргә мисаллар китерә аласызмы?

39) Рус теленнән революциядән соң кергән сүзләргә мисаллар китерегез. Алар сингармонизм законына буйсынганмы?

40) Ә сез татар һәм башка төрки телләрдән рус теленә кергән сүзләргә мисаллар китерә аласызмы?


4. Күрсив белән язылган сүзләргә сораулар куегыз:

1) Хәбир, чәчәкләр эзләп, бөтен шәһәрне әйләнеп чыккан.

2) Марат рекламага ышанып кинога барган.

3) Ярар, мин синең белән кинога барырмын.

4) Марат фикере буенча, йокы – дөньяда иң яхшы дару.

5) Хәбирнең балалар бакчасына барасы бар.

6) Гөмбә җыйганда, белгән гөмбәләрне генә алырга кирәк.

7) Минем туганнарымның сәламәтлеге яхшы.

8) Сыйфат фигыль нинди һәм нишләгән сорауларына җавап бирә.

9) Безне субъект кызыксындыра икән, без төп юнәлешне кулланабыз.

10) Төзүчеләр тарафыннан йорт өч ел төзелә инде.

11) Көзнең бик матур, алтын сыман көннәре була.

12) Марат гитарада уйнап карады, ләкин уйнарга өйрәнмәде.

13) Юк, шахматта яхшы уйнарга өйрәнү бик кыен.

14) Маратның футбол карарга барасы булган.

15) Чөнки Марат абыйсы белән кычкырышкан.

16) «Авыр металл» тыңлаган тычканнар аңгыраялар – алар кайсы якка да бырырга белмиләр.

17) Без аның белән бәйрәм кисәләрендә дә гел бергә идек.

18) Шуңа күрә алар рәсемне стенага элеп куйганнар.

19) Әйе, безнең этебез бөтен әйткәнне аңлый, сөйләшә генә белми.

20) Марина семинарда бик авыр сөйләде.

21) Аңа әйбәтрәк әзерләнәсе калган.

22) Искәндәр иртә белән сәгать алтыда тора.

23) Лилия шигырьне ертмаган, чөнки ул укый белми бит.

24) Автор, куркып, атна буе теш табибы янына бармаган.

25) Хәбир гармунда да, гитарада да әйбәт уйный белә.

26) 1000 ел элек татар халкының әлифбасы барлыкка килгән.

27) 1928 нче елга кадәр татар теле гарәп язуына нигезләнгән.


5. Татарчага тәрҗемә итегез:

1) Язык – средство общения людей между собой.

2) В советский период область применения татарского языка сузилась.

3) Если бы разные поколения не могли общаться между собой, то человеческое общество не смогло бы развиваться.

4) Когда Хабир возвращался из Челнов, он уснул.

5) Я целую неделю боялся идти к зубному врачу, а когда все закончилось, подумал: «Чем болеть всю неделю, лучше потерпеть пять минут».

6) Лавайте завтра сходим в кино. Марат уже ходил на этот фльм и сказал, что ему захотелось плакать после просмотра.

7) Журнал «Сююмбике» предназначается для женщин, а «Казан утлары» – самый авторитетный литературный журнал на татарском языке.

8) Татарский язык – древний и богатый язык. Тысячу лет назад с принятием Ислама татары приняли письмо на арабской графике.

9) Сегодня я поругался с братом. В последнее время он на меня сердится.

10) Я самый старший в семье. У меня есть еще три младших брата и две сестренки.

11) Ильхам и Тахир – близнецв, они учатся в пятом классе.

12) Во-первых, ты должен научиться жить, не питаясь.

13) К сожалению, в нынешнем году я выпустил лишь одну книгу.

14) Да, конечно, когда фильм закончился, все зрители в зале почувствовали себя счастливыми.

15) Я на минутку зайду к соседке, а ты уж, пожалуйста, присмотри за супом. И каждые полчаса помешивай.

16) Искандеру надо было утром лучше поесть.

17) Его слова «в каждом селе заложи дом» означали: «в каждом селе имей своих друзей».

18) Марина читает корткие вести из газеты «Татарстан яшьләре». Хотя она и понимает многие слова, но ей еще часто приходится обращаться к словарю.

19) Алексею, чтобы понять глагольные формы, приходится делать много упражнений.

20) Чтобы зайти к зубному врачу, мне пришлось собрать всю свою смелость.

21) Чтобы почувствовать себя здоровым, по утрам надо делать зарядку.

22) Слова, перешедшие из одного языка в другой, называются замствованиями.

23) Очень много слов в татарский язык пришло мз европейских языков через русский.

24) Арабские и персидские заимствования в татарском языке не подчиняются закону сингармонизма.

25) В сказках люди выражают свои мечты, рассказывают о своих героях.

26) Посредством сказок можно лучше понять традиции и культуру народа.

27) Мыши, слушавшие «тяжелый металл» тупеют – они даже не знают, в какую сторону им надо двигаться.

28) Науруз – у тюркских народов это праздник, посвященный проводам зимы и встрече весны.

29) Если в этот день шел дождь, люди очень радовались, и верили в приход благополучного года.

30) Книгам уже несколько тысяч лет, и за это время они принимали разный облик.


© «Туган Тел» 2006-2014