Урок №5. Основной курс


♫ аудио материал к уроку

Урок пятый — Бишенче дәрес

Тартым категориясе

Минем китабым. Синең кулың. Аның аягы. Сезнең соравыгыз. Аларның җавабы. Минем шәһәрем. Синең дәфтәрең. Аның сүзе. Безнең авылыбыз. Сезнең эшегез. Аларның әнисе.


Сүз сузык авазга бетә:

(Сузык авазлар: а, ә, е, и, о, ө, у, ү, ы)


Бу – минем гаилә. Безнең гаиләбездә җиде кеше бар. Минем әбиемнең исеме – Сания. Әбием эшләми, ул пенсиядә инде. Бабамның исеме – Мөхәммәт, ул да пенсиядә, Әтием заводта эшли. Минем әтием – инженер. Аның исеме – Таһир. Әнием – укытучы, ул мәктәптә эшли. Ул башлангыч сыйныфларны укыта.

Ә без – әти-әнинең балалары. Абыемның исеме – Рафис. Ул укымый инде. Хәзер ул шофёр, машинада эшли. Сеңлем Асия әле мәктәптә генә укый, ул кечкенә. Хәзер ул бишенче сыйныфта. Асия әйбәт укый. Ә минем исемем – Искәндәр. Мин студент, институтта укыйм. Мин беренче курста тарих факультетында укыйм.


Искәндәр: Минем исемем – Искәндәр. Минем гаиләм зур – җиде кеше. Минем абыем Рафис телевизор карый, мин китап укыйм. Сеңлем Асия дәресләр әзерли. Ә әти белән әни әле эштә. Әби белән бабай хәзер авылда. Рафис абый телевизордан кино һәм футбол карарга ярата. Мин фантастик роман укыйм.

Асия белән Рафис: Хәзер без өйдә утырабыз. Асия дәресләрен әзерләде инде, һәм без бергә телевизордан кино карыйбыз. Искәндәр безнең белән кино карамый. Ул кино карарга яратмый, ул китап укый.

Таһир абый: Минем гаиләмдә җиде кеше бар. Хәзер әти белән әни авылда, балалар бергә утыралар. Рафис белән Асия кино карыйлар, ә Искәндәр китап укый. Ул һәрвакыт китап укый, телевизор карарга яратмый. Хатыным Мәрзия ашарга пешерә.

Мәрзия апа: Рафис белән Асия бергә телевизор карарга яраталар. Минем ирем Таһир эштән кайта да алар белән бергә телевизор карарга утыра. Искәндәр китап уырга ярата. Ул нәрсә укый? Һәр көнне ул китапханәдән яңа китап ала.

Искәндәр: Минем бабайның баласы кем була? Минем әтием. Ә минем әбинең улы кем? Ул – минем әтием. Мин әтиемнең улы булам. Рафис абый да минем әтиемнең улы. Ә Асия әтиемнең һәм әниемнең кызы була. Ә без – Рафис абый, мин һәм Асия – әбиебезгә кем булабыз? Без – аның оныклары.


КҮНЕГҮЛӘР

1. Сүзләрне язып бетерегез:

Минем гаилә…; синең китаб…; әтинең эш…; безнең сүз…; сезнең җаваб…; мин… әби…; ан… рәсем…; алар… сорау…; сез… исем…; мин… китаб…; ан… дәфтәр…; мин… гаилә…; сез… сыйныф…; сез… гаилә…; алар… дәфтәр…; мин… китаб…; мон… китә; мон… килә; китап… бите; син… оныг… .


2. Тәрҗемә итегез:


Бу – безнең күрше гаиләбез. Мансур бабайга 70 яшь. Ул эшләми. Зөһрә әбигә ничә яшь? Аңа 66 яшь. Бабай да, әби дә пенсиядә. Гали абый – Ришатның, Нуриянең һәм Алсуның әтисе. Ул фабрикада инженер булып эшли. Аңа 48 яшь. Рәйсә апа – балаларның әнисе. Ул хастаханәдә (поликлиникада) табиб (врая) булып эшли. Рәйсә апа – хирург. Ришат белән Нурия – студентлар. Алар институтта укыйлар. Ришат – математика факультетының икенче курсында, ә Нурия беренче курста тарих факультетында укый. Гали абый белән Рәйсә апаның тагын кызлары бар. Аның исеме – Алсу. Алсу әле кечкенә, аңа ун яшь. Ул мәктәптә дүртенче сыйныфта укый. Алсу – әйбәт укучы, ул яхшы укый.

Ришат Алсуның абыйсымы? Әйе, Ришат Алсуның абыйсы. Зөһрә апа Нуриянең әнисеме? Юк, Зөһрә апа Нуриянең әнисе түгел, ул – аның әбисе.

Ришат – Рәйсә апаның улымы? Әйе, Ришат – Рәйсә апаның улы. Алсу Мансур абыйның кызымы? Юк, ул – Мансур абыйның оныгы. Гали абый Рәйсә апаның иреме? Әйе, ул – аның ире. Ә Рәйсә апа – Гали абыйның хатыны. 


3. Сорауларга җавап бирегез:

1) Синең исемең ничек?

2) Синең әтиеңнең исеме ничек?

3) Синең әти-әниең кайда эшлиләр?

4) Синең бабаң яки әбиең бармы?

5) Алар эшлиләрме?

6) Синең абыең яки апаң бармы?

7) Алар кайда эшлиләр яки укыйлар?

8) Хәзер сез кайда утырасыз?

9) Сез хәзер нишлисез?

10) Ришатның сеңлесе кем?

11) Нуриянең абыйсы кем?

12) Рәйсә апа белән Гали абыйның балалары кемнәр?

13) Гали абый кайда эшли?

14) Гали абый кем булып эшли?

15) Зөһрә әби эшлиме?

16) Алтыга җидене кушкач, күпме була?

17) Сигезне алтыга тапкырлагач, күпме була?

18) Уннан сигезгә уннан икене кушкач, күпме була?

19) Егерме сигездән унны алгач, унҗиде кала. Бу дөресме?

20) Меңне унга булгач, ун буламы?


4. Нокталар урынына сүзләр языгыз:

1) бер – беренче,ике – …, ун – …, алты – …, егерме бер – ….

2) мин – мине, син – …, ул – …, сез – …, алар – …, без – …, бу – ….

3) син – сиңа, бу – …, ул – …, сез – …, алар – …, без – …, китап – ….

4) китап – китабым, җавап – …, шәһәр – …, өстәл – …, әни – …, абый – …, сорау – …, гаилә – ….

5) сүз – сүзебез, хәреф – …, җөмлә – …, текст – …, такта – …, сыйныф – ….

6) рәсем – рәсемең, такта – …, әти – …, сеңел – …, бабай – …, онык – ….

7) урындык – урындыгыгыз, өстәл – …, тәрәзә – …, сан – …, сүз – …, башкала – …, гаилә – …, әти – ….

8) такта – тактаның , сыйныф – …, бүлмә – …, мин – …, ул – …, бабай – …, бу – ….

9) шәһәр – шәһәрдән, авыл – …, институт – …, мин – …, Казан – …, бу – …, урындык – …, ул – …, Әлмәт – ….

10) гаилә – гаиләдә, дус – …, авыл – …, тәрәзә – …, ишек – …, бу – …, ул – …, без – ….


5. «Минем гаиләм» темасына инша языгыз.



Основной курс: 6 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>