Урок №8. Основной курс


♫ аудио материал к уроку

Урок восьмой — Сигезенче дәрес


Татар телендә калын һәм нечкә сүзләр бар. Калын сүзләрдә калын авазлар булалар: [а], [о], [ы], [у]. Нечкә сүзләрдә нечкә сузык авазлар булалар: [ә], [ө], [е], [ү].

Чагыштырыгыз (сравните):

Калын сүзләр: Казан, кызыл, сорау, бу, сан, сыйныф, укырга, торырга һ.б.

Нечкә сүзләр: Мәскәү, яшел, нәрсә, өч, сүз, бүген, керергә, әйтергә…

Кушымчаларның да ике фонетик варианты була: калын һәм нечкә.

Калын кушымчалар: -лар, -мы, -ырга, -да, -га, -та, -быз, -гыз, -ма, -мый…

Нечкә кушымчалар: -ләр, -ме, -ергә, -дә, -гә, -тә, -без, -гез, -мә, -ми…

Калын сүзләргә калын кушымчалар ялгана: Казан + да, сан + нар, сыйныф + ыбыз…

Нечкә кушымчаларга нечкә кушымчалар ялгана: Мәскәү + дә, өстәлләр + ләр, эшли + без…



Казанда күпме кеше яши? Казанда бер миллион ике йөз мең чамасы кеше яши. Казанда троллейбуслар да, трамвайлар да, автобуслар да бик күп. Хәзер монда метро да төзиләр. Ә Яр Чаллыда күпме халык бар? Чаллыда алты йөз мең чамасы кеше яши. Монда троллейбуслар юк, ләкин трамвайлар һәм автобуслар күп. Чаллыда әле метро төземиләр. Әлмәттә ике йөз меңнән артык кеше яши. Монда трамвайлар юк, ләкин троллейбуслар йөри. Алабугада алтмыш мең чамасы кеше бар. Бу шәһәрдә троллейбуслар да, трамвайлар да юк. Монда автобуслар гына бар.

Казанда зур заводлар бар. Монда «Оргсинтез» берләшмәсе, Вахитов исемендәге комбинат, «Заря» кондитер фабрикасы оешмалары урнашкан. Чаллыда бик зур «КамАЗ» берләшмәсе бар. Монда зур автомобильләр чыгаралар.

Казан – Татарстанның башкаласы. Казаннар үзләренең шәһәрләрен бик яраталар, аның тарихы белән горурланалар.

Татарстанда нинди зур заводлар, берләшмәләр бар? Татарстанның башкаласында – Казанда – «Оргсинтез» берләшмәсе, Түбән Камада «Нижнекамскнефтехим», Чаллыда, әйткәнебезчә, танылган «КамАЗ» берләшмәсе, Чистайда сәгать чыгара торган «Восток» оешмасы һәм бик күп башка заводлар һәм фабрикалар бар. Татарстанда дүрт миллион кеше яши. Аның яртысы татар, яртысы рус халкы. Республикада тагын башка милләтләр дә бар: чуашлар, удмертлар, мордвалар… Хәзер Татарстан Республикасында ике дәүләт теле кулланыла: татар һәм рус телләре.

Алабуга – алабугалы – алабугалар, Чаллы – чаллылы – чаллылар, Ульяновск – ульяновскилы – ульяновскилылар, Чиләбе – чиләбеле…

Казаннар иртә белән торалар гына, ә төмәнлеләр инде эшли башлыйлар. Чөнки Төмән белән Казан арасында ике сәгать аерма бар. Шулай: Казанда әле сәгать унике генә, ә Төмәндә сәгать ике була.

Кеше ничә ел яши? Кеше уртача 70-80 ел яши. Кеше кайчан бабай дип санала? Аның оныклары туганнан соң. Җиде яшьтә кеше мәктәпкә бара. Алтмыш яшьтә ул пенсиягә чыга.

Хайваннар ничә ел яши? Тиен 9-12 ел яши. Куян 7-8 ел яши. Бүре 15 ел яши. Төлке 10-12 ел яши. Арыслан 25-30 ел яши. Юлбарыс 40-45 ел яши. Аю 40-50 ел яши. Ат, уртача алганда, 40 ел чамасы. Сыер 20-25 ел яши. Дөя 40 яшькә кадәр яши. Болан 30 ел яши. Дуңгыз да 30 ел чамасы яши. Ә фил 150-200 ел чамасы яши.


→ соң

1. Мин сәгать уникедә генә ятам. Мин соң ятам. Минем әнием инде сәгать тугызда йокларга ята. Ул иртә ята. Иртә белән әни эшкә иртә бара, ә мин иртәгә сәгать сигездә генә укырга барам. Мин укырга соң барам. (соң – поздно).

2. Унбишенче гыйнвардан соң уналтынчы гыйнвар була. Шимбә көненнән соң якшәмбе көн була. Якшәбедән соң нинди көн була? Якшәмбедән соң дүшәмбе көн була, яңа атна башлана һәм без укырга барабыз. (соң – после).

3. Синең хәлләрең ничек соң? = Синең хәлләрең ничек? Бу күнегүне ничек эшләргә соң? = Бу күнегүне ничек эшләргә? (соң – частица: же).



Мәскәүдә иртәнге сәгать җиде. Бу вакытта Владивостокта көндезге сәгать ике була инде. Әлмәттә дә, Чаллыда да, Казанда да Мәскәү вакыты буенча яшиләр. Ә Өфедә вакыт ике сәгать алда була. Өфеләр инде яталар, ә казаннар әле «Вакыт» тапшыруын гына карыйлар. Мәскәүләр иртә белән эшкә баралар, ә төмәнлеләр инде бер сәгать эшлиләр. 

Казан белән Мәскәү арасында ничә километр? Сигез йөз километр. Казаннан Мәскәүгә трамвайлар барамы? Юк, Казаннан Мәскәүгә поездлар йөри. Бу ике башкала арасында самолетлар оча һәм автобуслар йөри. Ижау белән Казан арасы ничә километр? Казаннан Удмуртия башкаласына кадәр дүрт йөз километр чамасы. Автобус Чаллыдан Казанга кадәр өч сәгать ярым бара. Казан белән Чаллы арасы – ике йөз егерме километр.

Әлмәт автовокзалыннан автобуслар еш китә. Чаллыга да, Казанга да, Түбән Камага да. Мин касса янына киләм.

– Яр Чаллыга кадәр автобус сәгать ничәдә була? – дим.

– Сәгать унбердә, – ди кассир.

– Чаллыга кадәр автобус ничә сәгать бара?

– Ике сәгать чамасы.

– Миңа бер билет бирегез әле.

Ярты сәгаттән соң Казаннан автобус килә, аннан күп кеше чыга. Бу минем автобус түгел, мин Чаллыга барам. Әнә минем автобусым килә.


Хәзер мин студент. Әти белән әни авылда яшиләр, ә мин Казанда институтта укыйм. Мин әнигә хат язам. «Сәлам, әни!» – дип башлыйм мин үземнең хатымны. «Сәлам күршеләргә, Сания апага һәм аның ире Рәис абыйга», – дип язам. Аннан соң хәлләрем турында язам. Ә хатны тәмамлаганда, тагын бер мәртәбә сәлам әйтәм: «Ярар, сау булыгыз. Кайнар сәлам белән улыгыз Вәли», – дим.


Әти – әнинең ире.

Ир кешеләр: бабай, әти, егет, малай, Вәли.

Хатын-кызлар: әби, әни, апа, кыз, Әлфия.



– Матур егет, кызыңа розалар ал. Гөлчәчәкләр (розалар) кызыңа синең турында үзләре сөйләрләр.

– Бер генә чәчәк бирегез әле. Мин күп сөйләргә яратмыйм.



– Әти, мин сиңа бик зур рәхмәт әйтимме?

– Әйт, кызым, әйт!

– Ә син миңа зур рәхмәт әйтерлек бер тәмле әйбер бирәсеңме соң?



КҮНЕГҮЛӘР

1. Нокталар урынына сүзләр языгыз:

1) Татар телендә калын һәм … сүзләр бар.

2) Калын сүзләргә калын … ялгана.

3) Казанда миллион … … халык яши.

4) Казаннар үзләренең башкаласын яраталар һәм аның тарихы белән ….

5) Хайваннар ничә … яши?

6) Төмән белән Казан … ике сәгать … бар.

7) Татарстанда тагын башка … дә яши: …, марилар, удмуртлар, ….

8) Хәзер Татарстан Республикасында ике … теле кулланыла: … һәм … телләре.

9) Кеше кайчан бабай дип …?

10) Мин сәгать уникедә генә ятам. Мин … ятам.

11) Минем әнием сәгать тугызда яьа. Ул … ята.

12) Унбишенче гыйнвардан … уналтынчы гыйнвар була.

13) Казан белән Мәскәү … ничә километр?

14) Чаллыдан Казанга … автобус өч сәгать ярым бара.

15) Мин әнигә авылга … язам.

16) Әти – … ире.

17) … кешеләр: бабай, әти, егет, эне.

18) …-…: әби, әни, апа, сеңел, Әлфия.

19) Роза чәчәкләре синең … сөйләрләр.

20) Ә син миңа зур рәхмәт әйтерлек бер … … бирәсеңме соң.


2. Сорауларга җавап бирегез:

1) Калын сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

2) Казанда күпме халык яши?

3) Чаллыдан Казанга автобус ничә сәгать бара?

4) Мәскәүдән Казанга кадәр ничә километр?

5) Казанда нинди зур заводлар бар?

6) Татарстанда сез нинди зур заводлар, берләшмәләр, оешмалар беләсез?

7) Татарстанда нинди дәүләт телләре бар?

8) Безнең республикада тагын нинди милләтләр яши?

9) Казан белән Чаллы арасы ничә километр?

10) Ат, уртача алганда, ничә ел яши?

11) Кеше кайчан бабай дип санал?

12) Ә фил ничә ел чамасы яши?

13) Син иртә белән сәгать ничәдә торасың?

14) Син телевизордан нинди тапшырулар карарга яратасың?

15) Син сәгать ничәдә ятасың?

16) Мәскәүдә сәгать унике булганда, Төмәндә сәгать ничә була?

17) Вәли әнисенә хатны ничек башлый?

18) Америка Кушма Штатларының башкаласы нинди?

19) Әтинең хатыны кем?

20) Хәзер сәгать ничә?


3. Берсе артык (үрнәкне үткән дәрестә карагыз):

1) студент                     укытучы                     кызыл

2) хәреф                     сүз      авыл

3) шәһәр                      өстәл                     урындык

4) карарга                     баш      очарга

5) эш      урта      без

6) ул      зәңгәр                     без

7) җөмлә                     сорау                     күп

8) ишек                     укытучы                     тәрәзә

9) алар                     мин      без

10) керә                     сыйныф                     бирә

11) фил                     рәт      арыслан

12) тәрәзә                     абый      бабай

13) кул                     ил      баш

14) онык                     китап                     кыз

15) күнегү                     эш      әйтә

16) сигез                     уналты                     биш

17) аз      сәгать                     вакыт

18) җомга                     көндез                     якшәмбе

19) ел      ай      почмак

20) калын                     атна      төн


4. Татарчага тәрҗемә итегез:

а) В моей семье семь человек. Бабушка с дедушкой уже на пенсии. Папа работает на заводе. Каждый день он встает в шесть часов, а в половине седьмого уходит на работу. Я тоже встаю рано, но на учебу ухожу только в половине восьмого. Я учусь на первом курсе исторического факультета. Каждый день у меня бывает по три занятия. Только в среду у меня два занятия. Я люблю учиться.

Сейчас я студент. Мои родители живут в деревне, а я учусь в Казани. Каждую неделю я пишу им письма. Я не люблю писать письма, но самому поехать не хватает времени.

б) Между Москвой и Казанью восемьсот километров. Автобус из Челнов до Казани едет три с половиной часа. В Казани много крупных заводов.

в) Человек в среднем живет 70-80 лет. Он считается дедушкой, когда у него появляются внуки. В семь лет человек идет в школу.

А сколько лет живут животные? Слон живет в среднем 150-200 лет.


5. Җөмләләр төзегез:

1) Кадәр, Чаллыдан, бара, автобус, Казанга, өч, ярым, сәгать.

2) Казан, арасы, километр, сигез, Мәскәү, йөз, белән.

3) Иртә, торам, алтыда, мин, белән, сәгать.

4) Әти, авылда, белән, яшиләр, әни, минем.

5) Яши, дуңгыз, утыз, чамасы, ел.

6) Калын, калын, кушымчалар, ялгана, сүзләргә.

7) Татар, фонетик, варианты, ике, бар, кушымчаларның.

8) Күп, заводлар, зур, урнашкан, Татарстанда.

9) Республикабызда, бар, дәүләт, теле, ике.

10) Атна, һәр, әнигә, язам, мин, хат.


Основной курс: 9 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2014