Муса Җәлил балладалары

Кереш

Баллада (французча ballade, соңгы латин телендә ballo – бию), – Европаның урта гасыр әдәбиятындагы лирик жанр. 

Баллада – сентиментализм һәм романтизм әдәби юнәлешләрнең төп жанры булып тора (Р. Бёрнс, С. Колридж, Г. Бюргер, Ф. Шиллер, И.В. Гёте, А. Мицкевич, В. Жуковский). Романтик баллада – нинди дә булса фантастик, фольклор, риваять нигезендә төзелгән сюжетлы лиро-эпик әсәр.

Бу жанр әдәбият теориясендә катлаулы мәсьәлә булып тора. Әйтик, еш кына баллада жанрын ироник яктан да кулланалар. Мәсәлән, совет рус әдәбиятындагы Н. Тихоновның «Баллада о гвоздях» исемле әсәре .

Д.Ф. Заһидуллина фикере буенча, татар балладаларның күбесе (халык һәм автор тарафыннан язылганнары) тарихи вакыйгаларга, риваятьләргә нигезләнгәннәр. Кагыйдә буларак, аларның нигезендә туры эчтәлекле нинди дә булса сюжет ята. Әмма балладалар нинди дә булса лирик хисләрдә дә нигезләнә ала. Шуңа күрә, Д.Ф. Заһидуллина аларны лиро-эпик жанрларга кертә: «Нигезендә гадәти булмаган хәл ятучы, сюжетның драматик үсеше күзәтелә торган лиро-эпик жанр» .

Татар әдәбиятында балладалар дастаннардан туалар. Мәгълүм ки, дастаннар поэмаларга да, балладаларга да тормыш бирәләр. «Татар халык иҗаты» сериясендәге җыентыкта болай дип языла: «Кайчандыр халык теленнән язып алынган дастаннар, китап булып басылып, яңадан халык теленә күчәләр, яисә китаби рәвештә яшәвен дәвам итәләр. Мондый икенче гомерләрендә инде аларда риваятьләргә тартым лаконизм, әкиятләргә хас маҗаралылык, бәет-баллада төсмерләрен хәтерләткән трагизмны табарга мөмкин» .

Татар шигъриятендә рус поэзиясенә карата автор тарафыннан язылган балладалар соңрак барлыкка киләләр. Жанр буларак баллада Европа әдәбиятыннан алынган дип санала

Татар балладасының үзенчәлекләре, безнең фикеребезчә, аеруча тулы Һ. Такташ, М. Җәлил, И. Юзеев кебек авторлар тарафыннан язылган әсәрләрдә бирелгән.

Шунысын да билгеләп китәргә кирәк: Һ. Такташның балладалары үзенең революцион хисләре белән аерылып тора, И. Юзинең эпик-фәлсәфи карашлары белән, ә М. Җәлилнең балладаларына лирик тойгылар хас. 

Мәсәлән, «Кызыл ромашка», «Сандугач һәм чишмә» кебек әсәрләре.

Бу балладаларның исемнәрендә үк аларның лирик юнәлешен күзәтергә мөмкин. Монда татар поэзиясенә хас булган чишмә, сандугач, чәчәкләр сурәтләрен чагылганын белдереп була.

Беренче әсәрдә аерылу мотивлары ачыкланган, монда сагыну хисләре тасвирланган:

«Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нурында» .

Таң сурәте шулай ук татар әдәбияты өчен традицион булып тора. Әлбәттә, бу образ шулай ук якты моңсулык хисләрен белдереп Муса Җәлил тарафыннан кулланып килә. Ә инде әһәмиятле чараларның берсе булып җанландыруны билгеләп китәргә кирәктер. Нәкъ җанландыру ысулы шагыйрьгә милли образлылыкны гәүдәләндерергә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, шул ук портретик тасвирлауда. Мәсәлән:

«Ул (Сандугач) якын сердәше
Чишмәне сагына;
Таң кошын юксынып
Чишмә дә зарыга» . 

Күргәнебезчә, татар әдәбиятындагы авторлы балладалар, кагыйдә буларак, сагынулар, аерылулар һәм башка моңсулы мотивлар белән тәмамлана. Әйтик, Жуковский әсәрләренә шулай ук моңсулы тәмамлау хас. Әмма анда якты оптимистик элементлар да көчле. Ә Муса Җәлил балладаларында андый оптимистик караш сизелми. Анда саф рәвештә моңсулы хисләр чагыла. Мәсәлән, билгеле балладаның соңгы юлларын китереп була:

«Яшәде ул (егет) сөеп
Һәм үләр беркөнне
Нәкъ мәгърур Сандугач
Һәм Чишмә шикелле» .

Шулай да, татар әдәбиятына төрле образларны абстракт рәвештә күрсәтү хас. Бу очракта бу күренешне без хатын-кыз портретын анализлауда күрә алабыз. Мәсәлән:

«Синең караш җылы яңгыр төсле,
Синең караш кояш шикелле,
Синең караш минем йөрәгемә
Ал чәчәкле язлар китерде» .

Бу өзектә без татар җырларына хас булган кабатлау ысулы күзәтелә. Татар балладасы жанр буларак Җәлилдән соң яңа үсеш ала. Без монда татар авторларының халкының тарихына, аеруча бай мәдәни мирасына мөрәҗәгать итәргә ашыгабыз. Шулай итеп, бүгенге көндә балладаның жанр буларак тагын да югары үсешен күрергә мөмкин.

Бүген балладаларның тематикасы – Болгар, Казан ханлыгы, 17-18 гасыр тарихлары. Татар тарихына бүген күп кенә язма истәлекләр, төрле риваятьләр, килеп керә. Алар, әлбәттә, балладалар өчен төп нигез булып торалар.

Хәзерге авторлар арасында Р. Сөлти, И. Юзеев, Р. Харис, Э. Шәрифуллина кебекләрне искә алып китеп була:

«Сөембикә сөйләгәндә,
Сандугачлар сокланган.
Шарламалы елга хәтта
Агышыннан тукталган».

Хәзерге балладаларда кайвакыт сәяси проблемалар ачыкланып килә:

«Булыш, дустым, яңа чатыр корыйк,
Кадап куйык, тагын яшел әләм.
Казан асар өчен Иделкәйдән
Су китерәм кәләпүшем белән»

Шулай итеп, татар шигъриятендә баллада бүгенге көндә дә аерым өйрәнүгә лаеклы булып кала, чөнки бу жанр бүгенге язучы-шагыйрьләребез ягыннан якын итеп күренелә.

Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйрьләренең берсе. Үзенең шигъри мирасыннан тыш, М. Җәлил язмышы белән безгә батырлык һәм героизм үрнәге дә калдырган. Әмма безгә килеп җиткән шигырьләрнең 66 исемдәге, ягъни өчтән ике өлеше, концентрацион лагерьда түгел, Моабит төрмәсендә, үлемгә хөкем ителгәннән соң, туры мәгънәсендә «палач балтасына башны тоткан килеш» язылганнар. Бу факт үзе генә дә Мусаны бөтен дөньяхалкы алдында тиңдәшсез батыр итеп таныта.

Шуңа күрә бу шигырьләр фашизмны гаепләү документлары булып кына калмыйлар, алар шул ук вакытта кешенең саф намусын һәм мораль бөеклеген раслаучы документлар булып, татар шагыйренең сәяси җитлегүенә аттестат булып торалар.

Шагыйрьнең язмышы татар халык һәм әдәбият тарихында аеруча зур урын алып тора. 

Муса Җәлилнең иҗаты күпкырлы. Һәм балладалар анда зур урын алып торалар. 

Шагыйрьнең катлаулы, күп тармаклы иҗат юлы 25 ел дәверне эченә ала. Аны берничә чорга бүлеп карарга мөмкин.

Г. Кашшаф әйтүенчә, «башта, билгеле, өйрәнү, тәҗрибә туплау елларын искә алырга кирәк. Ул чорны якынча 1924 елларга чаклы дип исәпләргә була. Аннан соң аның комсомол шагыйре булып танылган һәм дистәләрчә уңышлы шигырьләр, «Үткән юллар», «Сәрвәр» кебек матур поэмалар биргән чоры. Бу 1924-1934 еллар арасындагы вакыт. Шул ук елларда шагыйрь укый, югары белем ала һәм комсомол эшчесе булып таныла. Комсомол шагыйре комсомолның Үзәк Комитеттында да җаваплы эшләр башкара. Шушы ук елларда ул журналист буларак эшчәнлеген киң җәелдерә.

1932 елдан Бөек Ватапн сугышына чаклы вакыт Муса Җәлил иҗатында тагын бер баскыч булып санала. Бу чорда аның төп игътибары социализм төзелеше тудырган яңа кешегә юнәлә, аның намуслы хезмәте, якты уйлары, күркәм характерлары сурәтләнә. Җыр, музыка өлкәсендә искеиткеч зур хезмәтләре белән илдә дан ала.

1941 елдан алып 1944 елга кадәрге кыска бер вакыт – Муса Җәлилненң фронт лирикасын, үлемсез «Моабит дәфтәре»н иҗат иткән еллары. Бу – Бөек Ватан сугышы еллары. Әсирлек, яшерен оешмада фашистларга каршы тиңдәшсез көрәш, тоткынлык…» .

Әйтеп киткәнчә, безнең тарафтан Җәлилнең 30 нчы елларда һәм сугыш чорларына караган балладалары анализланды.

Хезмәтебезнең төп максаты булып Муса Җәлил иҗатындагы балладаларының сәнгатьчә эшләнешен анализлау тора.

Төп максатка ирешер өчен без түбәндәге мәсьәләләрне хәл иттек:

– баллада жанрының нәзари төшенчә буларак үзенчәлекләре каралды;

– М. Җәлилнең гомуми иҗади үзенчәлекләре билгеләнде;

– М. Җәлилнең сугыш чорына кадәрге балладаларына анализ ясалды;

– М. Җәлилнең сугыш чорындагы балладалары тикшерелде;

– шагыйрьнең балладалары Ф. Кәрим, А. Дементьев, С. Есенин балладалары белән чагыштырма рәвештә анализланды.

Хезмәтнең актуальлеге бәхәссез, чөнки, беренчедән, баллада жанры бүгенге татар шигъриятендә зур урын алып тора. Мәсәлән, И. Юзи, Р. Харис, Р. Сөлти кебек авторлар иҗатларында. Нәкъ баллада жанры татар халкының тарихы турындагы риваятьләрен, бәетләрен яңача карарга мөмкинлек бирә.

Икенчедән, баллада жанры чагыштырмача яңа жанр буларак, татар әдәбияты теориясендә дә, әдәбият тәнкыйтендә дә киң каралганы юк. Бу темага караган аерым зур булмаган хезмәтләр генә китереп була. Мәсәлән, рус әдәбияты белән чагыштыру рәвешендә эшләнгән Ю. Нигъмәтуллина хезмәтләре .

Өченчедән, Җәлилнең иҗатын өйрәнгәндә аның иҗатындагы аерым жанр үзенчәлекләре өйрәнүе шагыйрьнең гомуми иҗади үзенчәлекләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә.

Хезмәт керештән, төп өлешнең өч бүлегеннән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора. 

Беренче бүлек. Муса Җәлил шигъриятенең һәм балладаларының гомуми үзенчәлекләре

Муса Җәлил иҗатының гомуми үзенчәлекләрен билгеләп китмичә булмый, чөнки ул аның тел-стиленә хас булган үзенчәлекләрне аңларга ярдләм итә.

Муса Җәлилнең бөтен иҗатында да лирик герой аеруча зур урын алып тора. Муса Җәлилнең лирик герое авыр дәһшәт турында сөйләгәндә, реаль җитдилектән аерылмый, сентиментализмга бирелми, герой үзен кызгандырмый, ул укучының күңелен нечкәртүгә каршы. 

Ул үзенең шигырьләрендә фашизмның яшәргә хакы юк, ул барлык тереклеккә һәм барлык табигатькә дошман, дигән фәлсәфи карашны художество образлары аша сурәтли. Совет кешесе, лирик герой аңа каршы изге көрәш алып бара, ләкин үзе бик авыр хәлдә кала, дошман аны юк итәргә уйлый, дошман аның ихтыярый көчен суырып алырга һәм күндәм бер хайван итеп калдырырга тырыша, ниһаять, дошман аны юк итәргә, башын чабып өзәргә җыена.

Лирик герой бу фаҗиганең агымына бирелеп, пессимизмга төшми, киресенчә, гаять аек фәлсәфәне байрак итеп күтәрә. Аның фәлсәфи карашы дошманнан чирканып карарга куша, аңардан көчлерәк итеп сиздерә. 

Шуңа күрә лирик герой мелодраматизмнан читтә йөри. Ул кызганыч хәлдә түгел, киресенчә:

Шигырь булып чыга үч ялкыны
Яраланган лачын йөрәктән.
(«Кичер, илем!»)

Шушы уңайдан Муса Җәлилнең яшьлек турындагы фәлсәфи фикерләрен күзәтү игътибарга лаеклы. «Корыч» шигыре тулысынча шул карашны яктырта. Үзенең яшьлегенә эндәшеп, шагыйрь болай яза:

Сандугачлы алсу таңда түгел,
Син давыллы төндә кабындың.
Җиңеп алган чиккә сине канлы
Байрак итеп кадап калдырдым.
(«Корыч»)

Шундый ук хисләр «Дуска» исемле шигырендә дә чагыла:

«Нинди зур көч читтә үз-үзеңне
Халкың белән бергә хис итү.
(«Дуска»)

Кешенең гомере бер генә, ләкин безнең лирик герой яшьлек юлын көрәш белән бизәп узган, әгәр аңа шул кыска юлны яңадан йөз кат кабатларга туры килсә, ул аның барысын да бары тик көрәш өчен, халык бәхетен яулап алу өчен багышлар иде. Менә шушында аның оптимистик карашы, яшәү мәгънәсен аңлавы чагыла.

Муса Җәлилнең лирик герое, беренче чиратта, эчке сыйфатлары белән бай һәм матур. Хәтта шагыйрь өчен герой үзенең кырык ямаулы киеме белән дә матур:

«Киемем минем кырык ямаулы да,
Күңелем саф аның каравы.
Син купшы, тик тузган йөрәгеңнең
Җитмеш җиде төрле ямавы.
(«Ике йөзле кешегә»)

Герой үзенең яра җөйләребелән, сугышта агызган каннары белән, гарипләнгән кыяфәте белән матур һәм сөйкемле, чөнки ул намуслы кеше:

Кайттым, дускай, сиңа! Аяксыз дип,
Каршы ала мине көрсенеп,
Намус бөтен, йөрәк керсез кайтты,
Шул түгелме иң чын кешелек?!
(«Аяксыз»)

Үзенең лирик героен ачыклау максаты, үзенең фашизмга каршы шигырьләренең тәэсирен арттыру өчен Муса Җәлил төрле чаралар куллана. 

Муса Җәлил иҗатында баллада жанры аеруча үзенчәлекле урын алып тора. Бу жанрга шагыйрь төрле чорларда мөрәҗәгать итә. Утызынчы елларда ук балладалар Җәлил иҗатында зур урын алып торалар.

Сугышка кадәр иҗатында шагыйрьнең дөнья барышын, җәмгыять үсешен тирәнрәк аңлый баруы, шәхес буларак камилләшүе фәлсәфи һәм эстетик үзгәрешләргә китерә. Тәлгать Галиуллин әйтүенчә, «М. Җәлил иҗатында үзгәрәк, башка төсмерле романтизмның өстенлек алуы турында сөйләүче хисси башлангыч көчәю – эчке, рухи дөньяга, тойгы-кичерешкә игътибар арту күзгә ташлана, реализм белән романтизмның үзенчәлекле синтезы барлыкка килә. Үз чиратында эчке дөгьяга мөнәсәбәтнең нечкәрүе сүз-сурәт алымнарының, бизәкләрнең баюына этәрә, шигырьләрдә халык иҗатына тоташкан поэтик образлар, киң мәгънәви сыйдырышлы чагыштыру, символлар арта».


Утызынчы еллардагы балладалар үзенчәлекләренә килгәндә, аларның үзләренә генә хас үзенчәлекләре бар. Бу чордагы балладаның берничә үзенчәлеген билгеләп үтәргә кирәк. Аерым балладалар, әлбәттә, бу чорларда халык авыз иҗатына нигезләнгән. Мәсәлән, «Назлы сөяркә» балладасы. Монда без шагыйрьнең тулысынча мәхәббәткә тантаналы гимн укуын белдерергә кирәк. 

Шунысын әйтеп китәп була: Муса Җәлил әсәрләрендә хатын-кыз образы мактаулы урын били. Шагыйрь бу образны сөеп, хатын-кызның эчке матурлылкларына, олы җанлы булуларына сокланып тасвирлый. Шәфкатьлелек, зирәклелек, кайгыртучанлык, эчкерсезлек, шаянлык һәм сафлык – шагыйрьнең яраткан сыйфатлары, һәм шул сыйфатларны ул үзенең геройлары аша калку итеп сурәтли. 

Г. Кашшаф Муса Җәлилнең 1935 нче елдагы бер хатыннан алынган мондый юллар китерә:

«Мин тормышта тирән һәм ялкынлы сөя беләм. Мин табигатьне дә, кояшны да, чәчкәне дә, музыканы да һәм намуслы хезмәтне дә, ялкынлы иҗатны да, тиңдәшсез илемне дә шулай ук янып, кайнарланып сөям. Бу минем эчке тирән бер сыйфатым инде» .

1921-1923 елларда язылган шигырьләрендә Муса Җәлил мәхәббәткә зур урын бирә. Аның балладага якынлаштырып «Кыз белән егет» исемеле шигыре шуны раслап килә. Инде монда ук шагыйрь халык авыз иҗатына нигезләнеп мәхәббәтнең матурлыгын, зифалыгын тасвирлый:

Егетем, тагын нишләдең?
Бик ачылган төсләрең,
Ялкынлана күзләрең,
Ашыгасың, янасың .

«Назлы сөяркә» балладасында беренче урынга мәхәббәт ктлеп чыга. Әсәрнең сәнгатьле эшләнеше тулысынча татар халык җырлары традицияләренә нигезләнгән. Утызынчсы елларга кадәр татар әдәбиятында һәм, аеруча, шигъриятендә шәрыкъ мотивлары зур урын алып тора. Муса Җәлил ул гадәтләрдән башын тартырга очтыла.

Аеруча бу «Күлмәк» исемле балладасына карый. Монда без чыннан да татар халкына хас булган образлылык ситемасын күзәтә алабыз. 

Беренчедән, күлмәк сурәте үзе «югары шәрыкъ поэзиясе» стиленә туры килми. Икенчедән, бу образ шулай ук аерым серле, фантастик элементлар алып килми. Шулай итеп, монда Җәлил көнбатыш балладасыннан да ерак тора. Мәсәлән, «Күлмәк» балладасында без төп герой Дилбәр теккән «зәңгәр күлмәк» сугышта үлгән егетне терелтә. Әлбәттә, монда фантастик элемент көчле, әмма аның яктылыгын билгеләргә кирәк.

Әсәрнең төп идеясе – мәхәббәт үлемнән көчлерәк, чын сөю бөтесен дә җиңәчәк, дигән фикер.

Бу караган әсәрләрнең сюжетлыгы, сөюгә тартылуы сизелеп тора. Тәлгать Галиуллин фикере буенча, «газаплардан җәфа чиккән лирик герой, төрмә авырлыкларыннан, җанын телгәләгән кичерешләреннән юану эзләп, мәхәббәткә, хыялга дәшә. Шул яссылыктан «Хыял», «Дару» кебек мәхәббәт темасына язылган шигырьләре» .

30 нчы еллар үзенчәлекләренең шунысын билгеләп үтәргә кирәктер: монда төп тема булып мәхәббәт темасы гәүдәләндерә. 

Шулай итеп, утызынчы еллардагы балладаларның сәнгатьчә эшләнеше күбрәк халык иҗатына нигезләнеп башкарылган. Монда без гади сөйләмнән алган ритмиканы да, шундый ук метафоралар да, хәтта образлар да таба алабыз («Озату»).

Шул ук чакта утызынчы елдагы шигърияттә сәяси мотивлар шактый күп. Без аларны шул «Назлы сөяркә», «Егет белән кыз» әсәрләрендә күрә алабыз. Шул ук чакта монда аерым «Озату» кебек балладага якынлашкан идеологик шигырьләрне күрсәтә алабыз. 


Сугыш чорында язылган балладалардан безнең тарафтан «Сандугач һәм Чишмә», «Ана бәйрәме», «Күлмәк», «Сөю» кебекләре анализланды.

Беренчедән шуны әйтеп китәргә кирәк: бу балладаларының сәнгатьле эшләнеше шулай ук, беренче чиратта, халык традицияләренә нигезләнгән. 

«Күлмәк» балладасында күлмәк образы сөюдә тугрылыкны, мәхәббәтне аңлатучы ачкыч-символ дәрәҗәсенә күтәрелә. Дилбәрнең җырлый-җырлый ефәк укалар белән бизәп чиккән күлмәгенең матурлыгы мәхәббәт матурлыгы хакында сөйли. Кыз җибәргән күлмәкне киеп, егетнең терелүе мәхәббәт кенә җирне, кешелекне коткарырга сәләтле дигән фикергә алып килә. Халкына, гомумән кешелеккә мәхәббәт белән сугарылган Муса Җәлил иҗаты үзе дә укучыларын җирдә матурлык хакына яшәргә өнди.

«Сөю» балладасы шул ук мәхәббәт гимны итеп карала ала. Шул ук вакытта монда нинди дә булса сихри, могҗизалы күренешләр юк кебек, шуңа күрә күп кенә тәнкыйтьчеләр бу әсәрне шигырь, дип йөртә, һәм баллада санына кертмиләр.

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: соңрак нәкъ шушы балладаларда кулланылган төрле сәнгатьләү чаралары Муса Җәлил тарафыннан «Алтынчәч» либреттосында кулланыш табалар.

Әмма кайбер балладалар сәяси-иҗтимагый яңгырышларны да очратып була. Мәсәлән, «Озату» әсәре. 

Бу баллада сәяси-идеологик мотивларга нигезләнеп язылган. Бу чорда Муса Җәлил күп кенә сәяси әсәрләр яза. Монда без сюжетлы әсәрне укыйбыз: монда сүз яшь испанлының фронтка озатуы турында бара:

Яшь испанлы ашыга фронтка,
Култыгында аучы мылтыгы .

Мондый әсәрләр турыдан-туры баллада жанрына карамасалар да, аларда балладага хас булган сюжетлыкны һәм махсус образлылык системасын күзәтеп була.

Тагын бер шундый лирик баллада буларак «Ана» исемле шигырь карала ала. Монда шулай ук сәяси һәм идеологик мотивлар яңгырый. Монда соңгы юлларда автор Ватанына карата ант бирә:

Мин ант итәм: дошман кулын сузса
Безнең илгә, безнең иреккә,
Туган анам – сөйгән Ватаныма
Тырнагын да аның тидертмәм

Табигать символлары Җәлил балладыларында аеруча еш күренеш. Аерым әсәрләр тулысынча шундый күренешләргә багышланган. Мәсәлән, «Сандугач һәм чишмә». 

Беренчедән, сандугач сурәте җанландырына:

Сандугач уянып
Канатын кагына
Һәм карый ашкынып
Тын урман ягына

Җанландыру күренеше чишмә образында тагын көчлерәк тоела:

Килде тиз сердәше
Чишмәгә…
Тик аның 
Кайгылы моң баскан
Чәчәкле буйларын.
Чишмә тын; ул көлми,
Тибрәнми, селкенми;
Акбүз таш өстендә
Тамчылар сикерми

Беренчедән, Сандугач монда табигатьнең матурлык символы булып тасвирлана. Аның чишмәдәге коенулары шуны раслап торалар. Шулай:

Иркәли таң кошын
Зөбәрҗәт тамчылар.
Әйтче, бу күрнешкә
Сокланмый кем чыдар?!

Әйтеп киткәнчә, балладаларга төрле гиперболик һәм фантастик элементлар хас. Монда Җәлил тарафыннан Сандугач белән Чишмә тулысынча диалогка да керәләр: 

Сандугач аз гына
Уйланып торды да
Җанланып эндәште
Чишмәгә тын гына:
“Кайгырма, күз нурым!
Ул килсә эчәргә,
Коткарам мин үзем,
Мин беләм нишләргә!”

“Сандугач һәм Чишмә” балладасында батыр символы үзәк символларның берсе булып тора. Бу әсәрнең төп идеясын ачыклау максаты белән автор шагыйрь батырны юлбарыс һәм башка җәнлекләр белән чагыштыра. Әмма батырның төп сыйфаты аның үзенең сүзләрендә ачылып килә:

“Ул улы хөр илнең
Һәм бөек атаның,
Ялкынлы йөрәктән
Ул сөя Ватанын”

Шулай итеп, Сандугач һәм Чишмә монда үзләренең символик образлары белән Ватан һәм туган табигать идеяләрен берләштерергә ярдәм итә. Чыннан да, бу символлар – туган илне, туган якны, туган табигатьне белдереп килә торган символлар:

“Яшәде ул сөеп
Һәм үләр беркөнне
Нәкъ мәгърур Сандугач
Һәм Чишмә шикелле”


“Ана бәйрәме” балладасы 1943 нче елда язылган. Монда берничә тема ачыкланып тора: Ватан, үлемсезлек һ.б. Монда Җәлил чын мәгънәдә үлемсезлек турында язып, аның Ватан белән бергәләшеп яшәгән шәхесләргә генә бирелүен билгели:

“Бер кайгырсам, ике шатланам.
Һәр тамчысы хәләл сөтемнең;
Илдә мәңге үлмәс ат белән
Үлә белгән уллар үстердем”

Балладының ритмикасы халык такмакларына якынлашып әсәрне зхзалыкчан итә. Әсәрнең лексикасы да татар халык сөйләм теленә караган. Автор гарәп-фарсы алынмаларын азрак кулланрыга тырышып, күбрәк халык җырларына хас булган тел сурүтләү чараларын чайлып ала.

Шигырьдә патриотик хис бик көчле:

“Изге Ватан өчен агызып,
Җиңү таңын җиргә кабызып,
Алып кайтты илгә ул таңны,
Кече улым, батыр лачыным”

Гомумән Муса Җәлил шигърияте киңләштерелгән метафоралар һәм кабатлауларга бай. Тиккә генә аның шигырьләрен җырлар дип атыйлар. Һәм бу баллада да шундыйлардан. Монда бөтен әсәр буйлан рефрен рәвештә кабатлау үтә:

“– Өч улымны, очар кош итеп,
Мин очырдым ерак далага.
Әйтсәгезче, якын дус итеп,
Кайгы белән сулган анага”


Муса Җәлил шигырьләрендә эпитетлар, метафораларны киң куллана. Әмма аның иҗатына беренче чиратта метафоралар һәм чагыштырулар хас. Аеруча җанландыру ысулы киң кулланыш тапкан. Соңгысы шигъри юлларга автор лирикасының кичерешләрен тирәнрәк, төгәлрәк бирергә ярдәм итә.

Тел өлкәсендә Муса Җәлил еш гади сөйләм сүзләрне куллана. Бу чара ярдәмендә ул текстка үзенчәлекле экспрессивлык һәм эмоциональлек кертә. 

Муса Җәлил поэзиясенә киң чагыштырулар хас. Ул аларны шигырьләр буена да куллана. Чагыштырулар белән бергә М. Җәлил юллары метафораларга һәм эпитетларга бай. Алар аның теленә үзенчәлекле образлык кертәләр.

Шулай итеп, төрле чордагы балладаларын анализлау нигендә шунысын әйтеп китәргә кирәк:

Муса Җәлилнең утызынчы еллардагы балладаларында төп тема булып мәхәббәт булса, сугыш чорындагыларында Ватан темасы өстенлек итә. Мәхәббәт темасы Җәлил иҗатында даими туган як табигате, халык авыз иҗатына хас булган образлылык белән чорналып бара.

Утызынчы еллардагы балладалар тулысынча халык авыз иҗатына нигезләнгән. Ә «Сандугач һәм Чишмә» һәм «Ана бәйрәме» әсәрләрендә автор оригинал сюжетлыгын күзәтеп була. Соңгы әсәрләр халык җырларына, аларның ритмына һәм образлылыгына якынлаша. 


Икенче бүлек. Муса Җәлил балладаларының татар әдәбиятында урыны (Ф. Кәрим балладалары белән чагыштыру нигезендә)

Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» һәм «Сандугач һәм Чишмә» балладаларын төгәлрәк аңлар өчен безнең тарафтан алар Фатих Кәримнең «Гөлсем» балладасы белән чагыштырылып анализланды.

Сугыш темасы Фатих Кәримнең «Гөлсем» балладасында да үзәк булып тора. Бу балладаның пропагандистик юнәлешен билгеләп китәргә кирәктер. Нәкъ үзенең идеологик характеры белән ул, мәсәлән, Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» әсәреннән аерылып тора.

– Гөрселдәсен Ватан туплары,
Туйсын фашист, әйдә, туймаса,
Кара каннарыннан диңгез ясап,
Сүндерербез яккан утларын!

Шундый шигарь белән тәмамлана Фатих Кәримнең «Гөлсем» балладасы.

Бу әсәрнең тагын бер үзенчәлеге итеп – аның сюжетлыгын һәм киңлеген билгеләп китәргә кирәк. Ул сигез бүлектән тора һәм Гөлсемнең фашистларга каршы күтәрелүен тасвирлый. Аның көрәше уңайлы, аның баш күтәрүе хаклы яклардан билгеләнгән. 

Монда Фатих Кәрим ана белән ватанны бергәләштереп күрсәтә. Шул ук күренешне Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» әсәрендә чагылганын әйтеп китәргә була.

Баллада-поэма янган авыл сурәте белән башланып китә. Бу образ укучыда фашистларга каршы хис уятырга тиешле:

Авыл яна, ургый күк төтен…
Шартлап яна төнге салкында,
Болытларга җиткән ялкында,
Куркып, артка чигә кышкы төн.

Шул ук образны без М. Җәлил иҗатында да күрә алабыз:

Авыл яна... шәфәкъ нуры булып,
Уйный күктә янгын шәүләсе,
Күмерләнгән өйнең тупсасында
Аунап ята ана гәүдәсе.
Алты айлык бала елый-елый
Капшый аның сулган күкрәген!
Ятып суыра, туктап карап тора,
Үксеп уа аннан күзләрен.

Бу юлларның параллелизмысы сугыш чорындагы төрле авторларның бер үк символлаштыруын билгели. 

Гөлсем сурәтен тирәнрәк күрсәтү максаты белән Фатих Кәрим төрле эндәшү сүзләрен, эпитетлар һәм чагыштырулар куллана. Шулай, олуг яратучан ана символын тасвирлаганда, автор аңа сөйкемле эндәшү сүзләре белән мөрәҗәгать итә:

Җил ерактан хәбәр китергән,
Тыңла, Гөлсем, тыңла, сөйләсен;
Сөйләсен җил, сәлам тапшырсын, 
Сөйгәнеңнән, Туган илеңнән.
Һәм түбәндәрәк: Исән, Гөлсем, исән сөйгәнең,
Күзләремнең нуры дигәнең.

Монда без баласын үлеп яратучы ана образын күрәбез. Ул баласын сөйкемли һәм аның сөюе төрле метафоралар ярдәмендә тасвирлана. М. Җәлилнең «Ана бәйрәме»ндә дә мондый метафораларны күзәтергә мөмкин:

«Катып калды ана, дәшмәде,
Ярсып чыкты кайнар яшьләре.
Кайгысыннан өлкән улының
Көмеш төсле булды чәчләре»

Түбәндәрәк ананың баласын алалар, һәм монда инде без аның тавышын ишетәбез:

– Балам, бәгърем! – Гөлсем ташлана,
Тик кулына улын бирмиләр,
– Әле иртә, көт син, түз, – диләр,
– Нәрсә көтим... нәрсә башлана?

Кабатлану сүзләре белән Фатих Кәрим ананың кайгысын төгәл һәм шул ук вакытта образлы сурәтли:

Караса да, карамаса да,
Тешен кысып ялкын сулавы,
Башын карга салып елавы
Яраса да, ярамаса да –
Керфекләрен сирпеп ямь генә,
Күзен йомган сабый мәңгегә.

Шул ук кабатлауны Муса Җәлил дә уңышлы куллана:

“– Өч улымны, очар кош итеп,
Мин очырдым ерак далага”.

Ананың хис-тойгылары янган авыл образы аша да тасвирланып килә. Мәсәлән:

Өйләр күмер булган бер төндә,
Ярты авыл төтәп утыра,
Болыт кебек тирбәлеп тора
Кара төтен авыл өстендә.

Гөлсем Мишаны очрата, һәм ана башка кешегә әверелә. Монда шагыйрь табигатьне нейтраль рәвештә тасвирлый башлый. Монда халык традицияләренә караган символлар да күзәтә алабыз (чиләкләр белән чишмәгә баруны): 

Бара Гөлсем, бара да бара,
Суга бара; аны үчекләп,
Көянтәгә элгән пар чиләк
Сөйләшәләр нидер үзара.

Төп геройның оптимистлыгын билгеләү өчен автор төрле экспрессияләр, метафоралар куллана. Бу хисләрне шагыйрь табигатьне җанландыру аша билгели:

Шаулар урман, ләкин ул чакта
Бу кырларда туплар шартламас,
Игеннәрне танк таптамас,
Чигенгәннәр булыр еракка.
Бөтен илне бәхет кочаклар,
Бу каберләр өсте үзгәрер,
Ал чәчәкләр белән бизәлер,
Серләшерләр яшел яфраклар.

Мондый җанландырулар, беренче чиратта, татар халык җырларына хас күренеш.

Муса Җәлил үз чиратында җил образын җанландырып шулай ук татар халык җырлары мотивларын куллана:

«Җил, уйнаклап, тәрәз төбендә
Нидер әйткән төсле кылынды.
– Әйтче, җилкәй, йөргән җиреңдә
Күрмәдеңме минем улымны?»

Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» балладасында без күп кенә символлар күрсәк, Фатих Кәримнең әсәрендә без инде Гөлсем белән фашистның көрәшүендә конкрет рәвештә нечкә психологик үзенчәлекләрен күзәтәбез:

Кызыл байрак канат аларга,
Кошлар кебек очып киләләр,
Урманнардан агылып керәләр
Фашистларның башын санарга.

Күргәнебезчә, ике чагыштырылган әсәр дә оптимистлык хисендә тәмамлана. «Ана бәйрәме» тагын да яктырак һәм киләчәккә караган:

«Сез килегез бу шат анага,
Аның бүген туган бәйрәме.
Агыла аңа картлар, балалар,
Өе тулы чәчәк бәйләме.
Ил шатлыгы белән төзәлде
Йөрәгенең авыр ярасы.
Ил түрендә, гөлләр эчендә
Өч батырның туган анасы»

Монда Җәлил ана образын Ватан образы белән тиңләштереп, аны тагын да гомумиләштереп килә. Шулай итеп, Муса Җәлилнең балладасы чынбарлыктан ераграк торып, автор монда бөтен сурәтләрне дә символик рәвештә карарга омтыла.


Шулай итеп, Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» балладасына караганда Фатих Кәрим әсәре реаль тормышка якынрак. Монда без чынбарлыктагы күренешләрне күзәтә алабыз. Алар аша автор үзенең идеологик карашларын да, сугышка каршы булган хисләрен дә билгели. Муса Җәлилнең балладасы үзененең символлыгы белән аерылып тора. 


Өченче бүлек. 

Муса Җәлил балладаларына рус балладалары белән чагыштыру анализ (С. Есенин һәм А. Дементьев балладалары белән чагыштыру нигезендә)


1. А. Дементьев «Баллада о матери» һәм М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» балладаларына чагыштырма анализ

Муса Җәлилнең әсәрләренең нечкәлекләрен тирәнрәк аңлар максаты белән, без аларны аерым рус балладалары белән чагыштырып анализладык. 

Әйтеп киткәнчә, лирик образлары арасында, беренче чиратта, ана образын билгеләргә кирәк. Әйтик, «Ана бәйрәме» балладасында бу сурәт аеруча тирән тасвирланган. Бу образда шулай ук фантастик элементлар бар. Мәсәлән:

«Ауды ана, таеп һушыннан,
Парчаланган йөрәк түзмәде.
Елый-елый улы сагышыннан
Сукырайды аның күзләре»

Монда ана образы Ватан образы белән тиңләшеп килә. Бу – Җәлил иҗатында гомуми образ. Бу балладада бу идея әсәрнең ахырында билгеләнгән:

«Сез килегез бу шат анага,
Аның бүген туган бәйрәме.
Агыла аңа картлар, балалар,
Өе тулы чәчәк бәйләме.
Ил шатлыгы белән төзәлде
Йөрәгенең авыр ярасы.
Ил түрендә, гөлләр эчендә
Өч батырның туган анасы»

Күргәнебезчә, өч ул – батырлык символы булып тора.

Андрей Дементьевның «Баллада о матери» әсәрендә үзәк тема булып сугыш тора. Бу очракта ул Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» һәм Фатих Кәримнең «Гөлсем» балладаларына якын.

Аның сагынулары, балаларын көтү – бу әсәрләрдәге иң беренче хис. Монда автор Җәлил кебек үк гомумиләштерелгән ана образын тасвирлый. Чагыштырыгыз:

Постарела мать за тридцать лет,
А вестей от сына нет и нет.
Но она все продолжает ждать,
Потому что верит, потому что мать.

Сугышның куркынычлы вакыйгаларын билгеләп үтү ананың рәхимлеген сурәтләгәндә үзенчәлекле фон булып тора. Ул улын кинотеатрда экранда күреп ала һәм аның бөтен өметләре яңача туа. Әлбәттә, ул аңы белән улының кайтмавына төшенә, әмма шул ук чакта күңеле белән аның исәнлегенә дә ышана башлый. 

А. Дементьевның анасы – бөтен аналарның да символы буларак карала, ә аның улы – бөтен солдатларның символы, аларның батырлыгының үрнәге:

Но сквозь годы мчался сын вперед.
– Алексей! – кричали земляки. –
– Алексей! – просили. – Добеги!..

Шагыйрь тарафыннан кулланылган метафоралар һәм чагыштырулар, куркыныч сугышның йогынтысын көчләтеп киләләр. Шулар ярдәмендә автор ана сурәтен югары күрсәтә, аны изге символга әверелдерә.

Мәсәлән:

Перед горькой памятью людской
Разливалась ненависть рекой.
Или: Все ждала, вот-вот сейчас в окно
Посреди тревожной тишины
Постучится сын ее с войны.

Шундый ук символлаштыру Муса Җәлил иҗатына да хас күренеш. Монда да ананың сагынулары чиксез һәм тирән:

«Таң алдыннан ана уянды –
Җир тетрәткән тояк тавышына.
Тәрәзәгә килеп таянды,
Чик-чама юк аның сагышына» .

А. Дементьев осталы экспрессив мөмкинлекләрне дә куллана. Көтелмәгән кадр балладаның кульминациясе булып килә:

Мать узнала сына в тот же миг,
И зашелся материнский крик:
– Алексей, Алешенька! Сынок! –
Словно сын ее услышать мог.

Алеша – гомумиләштерелгән солдат образы – автор тарафыннан батыр буларак тасвирланган, ул һөҗүмгә бара. Ә һөҗәм ул – батырларга хас, дошманны туган иленнән куу образын ачыклап килә:

Кадр сменился. Сын остался жить.
Просит мать о сыне повторить.
И опять в атаку он бежит.

Алеша – бер яктан, реаль кеше. Әмма ул, мәсәлән, Җәлилнең «Сандугач һәм Чишмә» балладасындагы егетне хәтерләтә. Чөнки без монда көчле гомумиләштерүне күзәтә алабыз.

Әнисе алдында Алеша образы яңача терелә:

Жив-здоров, не ранен, не убит –
Дома все ей чудилось кино...

Яңача без монда гомумиләштерелгән ана образын күреп, аны тулаем Җәлилнең «Ана бәйрәме» балладасындагы образ белән тиңләштерә алабыз. Чыннан да без монда шул ук бер ананы күрәбез:

«Ана алды алсу байракны,
Күзен сөртте – күзе ачылды:
Каршысында тора гайрәтле,
Киң күкрәкле батыр лачыны»

Балладының кульминациясе аның соңгы юлларына килә. Сугыш тәмамлана, һәм әнисе тәрәзәдән улын көтеп кала. 

Әсәрнең төп идеясы шунда: сугышта һәлак булганнар тулысынча үлеп бетмәгәннәр, алар аналарының, туганнарының хәтерләрендә яшиләр. 

И на что надеется она?
Много лет, как кончилась война.
Много лет, как все пришли назад,
Кроме мертвых, что в земле лежат.

Шулай итеп, А. Дементьев балладасында без гомумиләштерелгән ана образын, символын күзәтәбез. 

Шигырь ямб белән язылган, һәм монда без Алешаның һөҗүмгә барган ритмикасын сизәбез. Ананың моңсулануы аның тавышы, аның сүзләре аша ачыкланып килә.

Шулай итеп, Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» балладасына караганда А. Дементьев әсәре реаль тормышка якынрак. Монда без чынбарлыктагы күренешләрне күзәтә алабыз. Алар аша автор үзенең идеологик карашларын да, сугышка каршы булган хисләрен дә билгели. Аның сурәтләрне символлаштыруы Муса Җәлилнекенә карата йомшаграк.


2. С. Есенинның «Ус» һәм М. Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» балладаларына чагыштырма анализ

Сергей Есенинның «Ус» исемле балладасы халык иҗатына якынрак. Есенинның әсәре аеруча халыкчан. Без моны шигырьнең лексикасында да, ритмында да, яңгыравында да күрәбез. Шулай:

Заждалася сына дряхлая вдовица,
День и ночь горюя, сидя под божницей.
Вот прошло-проплыло уж второе лето,
Снова снег на поле, а его все нету

Шулай итеп, Есенинның балладасы Җәлилнең сугышка кадәрге чорындагы балладаларына якын тора. Рус шагыйренең әсәрендә дә халык авыз иҗатына нигезләнү тоела. Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» балладасы белән чагыштырганда, монда да табигать тасвирлауда шагыйрь традицион җанландыру, метафоралар куллана. Мәсәлән:

Не белы снега по-над Доном
Заметали степь синим звоном.

Анализлаган әсәрләрне шулай ук композицион якынлыгын билгеләп китәргә кирәктер. Икесендә дә, әкиятләрдә кебек, нинди дә булса чорга бәйленешсез сюжет күзәтелә.

Идея-тематик ягыннан Җәлилнең балладасында үзәктә Ватан образы торса, Есенинның әсәрендә шәхси кешенең кичереләре беренче урынга чыга. Алай да, икесендә дә кешенең матурлыгы, гуманлык идеяләре тора. 

«Ус» әсәренең моңсулы мотивына карамастан, әсәрнең ахыры якты:

Радостью светит она из угла.
Песню запела и гребень взяла.

Җәлил шигыренең соңгы юллары шулай ук оптимистлы яңгырый:

Яшәде ул сөеп
Һәм үләр беркөнне
Нәкъ мәгърур Сандугач
Һәм Чишмә шикелле. 

Балладаларының аермалары итеп, аларның төрле ритмикасын, төрле традицияләргә нигезләнүен әйтеп китәргә кирәк. Җәлил баллаларында татар халык авыз иҗатына хас образлар чагыла. Мәсәлән, Чишмә һәм Сандугач образлары татар халык җырларына хас күренеш. 

С. Есенинның балладасында исә рус халкының авыз иҗаты һәм христиан дине сурәтләре күзәтелә:

Вечер морозный, как волк, темно-бур…
Кличет цыплят и нахохленных кур:
"Цыпушки-цыпы, свет-петушок!.."
Крепок в руке роговой гребешок.
Стала, уставилась лбом в темноту,
Чешет волосья младенцу Христу.


Шулай итеп, С. Есенин үзенең иҗаты белән рус әдәбиятындагы балладасын халык авыз иҗатына якынлаштыра. Монда без европа балладаларындагы сюжетларны күзәтмибез. Әйтик, В. Жуковскийның «Светлана» балладасы белән чагыштырып без моны ачыклый алабыз.

Муса Җәлил дә татар баллада жанрында шул ук рольне уйный. Мәсәлән, Сөнгатинең «Су анасы» әсәренә карата. Есенинда да, Җәлил дә балладага хас булган серлелек, фантастик элементлар беренче урында тормыйлар. Аларда халыкчанлык һәм оптимистлы мотивлар өстенлек ала. 


Йомгак

«Инде утыз ел шул йомгакны галимнәр, әдипләр, композиторлар, рәссамнәр, меңнәрчә укучылар һәм поэзия сөючеләр сүтәләр, сүтәләр, сүтәләр… Тик әле берәүнең дә җыр йомгагының очына җиткәне юк. Һәм ул эш мөмкин түгелдер. Чөнки Муса Җәлилнең серле җыр йомгагын алдагы буыннар да, алардан соң килүчеләр дә сүтәргә тырышачаклар һәм үзләрен дулкынландырган серне ачканчы сүтәчәкләр. Шагыйрьнең йөрәк җырыннан сузылган эздән килә-килә без һаман яңа мәгънәләргә очрыйбыз, яңа хисләр, бөек омтылышларның серләренә тирәнрәк төшенә барабыз. Революция давылында тирбәлеп үскән, комсомол һәм партия сафларында чыныккан Муса Җәлилнең күп тармаклы иҗаты алдагы буыннарны да дулкынландырмый калмас, әлбәттә. Татар халкының һәм тугандаш халыкларның революцион традицияләре үрнәгендә тәрбияләнгән, фашизмның кансыз палачлары белән якага-яка килеп көрәшкән һәм шул көрәш эченнән легенда булып планетага күтәрелгән шагыйрь-герой образы прогрессив кешелек дөньясын һәрчак горурландырыр, аның исемен олылап һәм ихтирам белән искң алырлар» .

Билгеле булганча, татар әдәбияты баллада жанры дастаннардан килеп чыга. Беренче балладалар ХХ гасырның башында барлыкка килеп, рус һәм европа әдәбиятыннан тәрҗемә әсәрләр буларак килеп керәләр.

20 нче еллларда баллада жанры үз эченә революцион мотивлар ала. Мәсәлән, Һ. Такташ иҗаты. Ә инде утызынчы елларда баллада төрле психологик моментлар белән байый. Һәм шул баетуда аеруча зур өлешен Муса Җәлил дә кертә.

Лирик һәм тарихи халык җырлары балладага көнбатыш балладасына хас булган көй биреләр, әмма монда үзенчәлекле символлар табып була. Гомумән, мәсәлән, балладалар төрле хатын-кызлар сурәтләре гәүдәләндерелгән. Һәм монда төрки һәм гарәп-фарсы әдәбиятларына хас булган үзенчәлекләр чагыла.

Шул ук вакытта татар халык лирик җырларына халыкка танылган сурәтләр һәм башка шундый образлар табып була. Мәсәлән: 

«Кая китте яшь вакытым,
Назлы үскән чакларым;
Йөз мең алтын торыр иде
Бәнем атланган атым»
(Тоткын Сөембикә җыры)

Гомумән, традицион образлар татар балладаларында еш күренеш. Мәсәлән, нинди дә булса геройның портрет сыйфатламасын биргәндә – нечкә бил, ак беләк, йомшак кул һ.б. Мисаллар:

«Матур кызның күңелләрен күрер өчен,
Ефәктән дә йомшаграк телләр кирәк»
(«Матур кызны сөяр өчен»)

«Хәлемне белмисең, ак беләк,
Ничек имрәмисең, таш йөрәк!»
(«Ярны сөйсәң, сөй матурын»);

«Ике генә егет печән чаба,
Алимәкәй-Бибкәй, нечкә бил»
(Алимәкәй-Бибкәй, нечкә бил») .

Хезмәтебездә Муса Җәлилнең иҗатында балладаларының үзенчәлекләрен анализладык. Баллада жанры үсешенә шагыйрь үзенең зур өлешен кертә. Татар әдәбиятында Җәлил беренчеләрдән булып балладаларга кешенең уй-кичерешләрен кертә. Һәм шуның белән 20 нче еллардагы революцион балладалардан аерылып тора.

Җәлилнең 30 нчы елларда һәм сугыш чорындагы язылган балладаларының анализы нигезендә без түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

1. Муса Җәлилнең утызынчы еллардагы балладаларында төп тема булып мәхәббәт булса, сугыш чорындагыларында Ватан темасы өстенлек итә. Утызынчы еллардагы балладаларның сәнгатьле эшләнеше күбрәк халык иҗатына нигезләнеп башкарылган. Монда без гади сөйләмнән алган ритмиканы да, шундый ук метафоралар да, хәтта образлар да таба алабыз.

2. Шул ук чакта утызынчы елдагы шигърияттә сәяси мотивлар шактый күп. Бу бигрәк тә «Озату» кебек балладага якынлашкан идеологик шигырьләрдә чагыла. 

2. Утызынчы еллардагы балладалар тулысынча халык авыз иҗатына нигезләнгәннәр. Ә «Сандугач һәм Чишмә» һәм «Ана бәйрәме» әсәрләрендә автор оригинал сюжетлыгын күзәтеп була. Соңгы әсәрләр халык җырларына, аларның ритмына һәм образлылыгына якынлаша. 

3. М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» балладасын Фатих Кәримнең «Гөлсем» әсәре белән чагыштырганда, Муса Җәлилнең балладасы үзенең символлыгы белән аерылып торганын күрә алабыз. Җәлилнең әсәре реаль тормыштан ераграк. Аның сюжеты да, композицион эшләнеше дә, сурәтләре дә халык авыз иҗатына якынрак.

4. Шул ук нәтиҗәләрне А. Дементьевның «Баллада о матери» белән чагыштырганда да ясап була. Әмма бу очракта Җәлилнең һәм Дементьевның әсәрләренең идея-тематик мотивлары якын. Монда без шигарьлек һәм гади пропаганда гына түгел, ә фәлсәфи карашны күрәбез. 

5. С. Есенин үзенең иҗаты белән рус әдәбиятындагы балладасын халык авыз иҗатына якынлаштыра. Монда без европа балладаларындагы сюжетларны күзәтмибез. Әйтик, В. Жуковскийның «Светлана» балладасы белән чагыштырып без моны ачыклый алабыз.

Муса Җәлил дә татар баллада жанрында шул ук рольне уйный. Мәсәлән, Сөнгатинең «Су анасы» әсәренә карата. Есенинда да, Җәлил дә балладага хас булган серлелек, фантастик элементлар беренче урында тормыйлар. Аларда халыкчанлык һәм оптимистлы мотивлар өстенлек ала. 

6. Тел өлкәсендә Муса Җәлил еш гади сөйләм сүзләрне куллана. Бу чара ярдәмендә ул текстка үзенчәлекле экспрессивлык һәм эмоциональлек кертә. Муса Җәлил поэзиясенә киң чагыштырулар хас. Ул аларны шигырьләр буена да куллана. Чагыштырулар белән бергә М. Җәлил юллары метафораларга һәм эпитетларга бай. Алар аның теленә үзенчәлекле образлык кертәләр.

Еш кына Муса Җәлилне батырлык символы итеп белү, аның фашизмга каршы көрәшен билгелиләр, һәм шул ук чакта аның шигъри дөньясын чикләп кенә карыйлар. Г. Кашшаф әйтүенчә, «чыннан да, Муса Җәлилнең исемен һәрбер халык тирән ихтирам белән искә ала, аның батырлыгы каршында баш ия, үлемсез шигырьләрен үзенеке итеп күңеленә сала» .

Шагыйрьне мондый дәрәҗәдә олуглау еш кына аның аерым иҗат үзенчәлекләренә игътибар җитеп бетмәве турында да сөйли. Баллада жанрында башкарылган шигырьләре шундыйлардан. Шуңа күрә, Муса Җәлилнең аерым конкрет алган шигъри әсәрләрен, аларның сәнгатьчә эшләнүен анализлау әдипнең бөтен иҗатын да яхшырак һәм тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Шул ук вакытта баллада жанрының үсешен, аның яңача татар әдәбиятына кайтуын тикшерү зарури һәм мөһим проблемаларның берсе булып тора. Һәм хезмәтебез бу өйрәнүләргә кечкенә бер өлеш булыр дип ышанып калабыз.


Кулланылган әдәбият

1. Әхмәт Р. Димнең серле яры // Җәлил М. Әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – Б. 262-267.

2. Галиуллин Т. Керсез йөрәк монологы // Җәлил М. Әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – Б. 8-9.

3. Җәлил М. Әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – 271 б.

4. Җәлил М. Әсәрләр. Дүрт томда. 1 нче том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1968. – 558 б.

5. История русской советской литературы, 40-80-е годы: Учебник для студентов пед. институтов / Под ред. А.И. Метченко. – М.: Просвещение, 1983. – 544 с. 

6. Кашшаф М. Муса Җәлил // Җәлил М. Әсәрләр. Дүрт томда. 1 нче том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1968. – Б. 7-26.

7. Кашшаф Г. Муса Җәлил, тормыш һәм иҗаты турында очерклар. – Казан: Матур әдәбият редакциясе, 1957. – 380 б.

8. Кашшаф Г.С. По завещанию Мусы Джалиля. Перевод с татарского Р. Хакимова. – Казань: Татарское книжное издательство, 1984. – 224 с.

9. Мостафин Р. Җавапсызлык тойгысы. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 189 б.

10. Мостафин Р. Муса Җәлил эзләре буйлап (очерклар). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1968. – 152 б.

11. Мостафин Р. «Чәнечкеле тимерчыбык белән» // Җәлил М. Әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – Б. 258-260.

12. Мостафин Ф. Муса Җәлил иҗатында хатын-кыз образы // Совет мәктәбе, 1977, №5. – Б. 30-31.

13. Мустафин Р. Муса Джалиль. Жизнь и творчество (довоенный период). – Казань: Татарское книжное издательство, 1986. – 383 с.

14. Мәхмүтов Ә. Муса Җәлилнең сугышка кадәрге иҗатында эстетик идеалның формалашуы // Казан утлары, 1976, №2. – Б. 107-115.

15. Нигматуллина Ю.Г. Типы культур и цивилизаций в историческом развитии татарской и русской литератур // Сравнительное и сопоставительное литературоведение: Хрестоматия. – Казань: ДАС, 2001. – С. 158-163.

16. Нуруллин И.З. ХХ йөз башы татар әдәбияты. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1966. – Б. 67.

17. Русская поэзия 19 – начала 20 веков / П. Николаев, А. Овчаренко и др. – М.: Художественная литература, 1987. – 680 с. 

18. Русская советская поэзия. – М.: Художественная литература, 1990. – 654 с. (Б-ка учителя).

19. Совет Татарстан язучылары. Библиографик белешмә. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1986. – 640 б.

20. Татар әдәбият тарихы. Алты томда. VI том. – Казан: Раннур, 2000. – 540 б.

21. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. V том. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. – 544 б.

22. Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар. – Казан: Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты, 1988. – 420 б.

23. Татар халык иҗаты. Дастаннар. – Казан: Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты, 1984. – 383 б.

24. Татар шигърияте: ХХ гасыр башы. – Казан: Мәгариф, 2004. – 447 б.

25. Хәкимова Г. Муса – үлемсез // Җәлил М. Әсәрләр. – Казан: Мәгариф, 2004. – Б. 8-9.

26. Хализев В.Е. Теория литературы: Учебник. – М.: Высшая школа, 2005. – 405 с.


© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>