Урок №16. Основной курс


♫ аудио материал к уроку

Урок шестнадцатый — Уналтынчы дәрес


Маратның чәче нинди? Маратның чәче кара. Аның күзләре нинди? Алар зәңгәрсу. Аның сәламәтлеге ничек? Бик әйбәт түгел шул. Аның кичә теше авыртты. Ул табиб янына бардымы соң? Юк, ул шифаханәгә бармады әле.

Хәбирнең күзләре нинди? Алар соры. Ул яхшы күрәме? Юк шул. Шуңа күрә ул күзлек киеп йөри.


* * *

– Исәнмесез.

– Исәнмесез.

– Минем исемем – Рифат.

– Таныш булыйк, минем исемем – Мәсүт.

– Сез кайдан килдегез?

– Мин Төркиядән килдем. Ә Төкиядә мин Измир шәһәрендә яшим.

– Сезгә Татарстанда ошыймы?

– Миңа монда бик ошый. Ләкин Татарстанда Төркиягә караганда салкынрак. Ә гыйнвар һәм февраль айларында бигрә салкын булды.

– Сез монда күптәнме?

– Мин үткән елның ноябрендә килгән идем. Мин Татарстанда инде ярты елдан артык яшим.

– Сез татарча бик яхшы сөйләшәсез.

– Рәхмәт. Татар теле төрек теленә охшаган. Шуңа күрә төрекләргә татар телен өйрәнергә авыр түгел.


* * *

– Сез кайда яшисез?

– Мин Чаллыда яшим.

– Сезнең гаиләгез зурмы?

– Юк, мин үзем генә ялгыз торам. Мин әлегә өйләнмәгән.

– Сез хәзер ничә яшьтә инде?

– Миңа әле егерме биш кенә тула.

– Кайсы кеше яшьрәк чакта да өйләнә бит… Ә сезнең һөнәрегез нинди?

– Мин программчы. Мин бер зур халыкара фирмада эшлим. Һәрвакыт командировкаларда булам.

– Чит илләргә йөрисезме соң?

– Әйе, аеруча еш Төркиядә булам.

– Сез төррекчә яхшы беләсезме?

– Әйе, мин төрекчә дә, инглизчә да сөйләшәм.


* * *

– Алло, исәнмесез.

– Исәнмесез.

– Синме бу, Марат?

– Әйе, мин. Ялгышмасам, бу Рәдиф түгелме?

– Ялгыщмыйсың, бу мин.

– Син кайдан шалтыратасың?

– Әлмәттән.

– Син анда нишләп йөрисең соң? Мин синең Әлмәткә киткәнеңне белмәдем дә.

– Монда эшләр белән килгән идем.

– Эшләрең ничек булды соң? Уңышлымы?

– Әйбәт, мин инде иртәгә Казанга кайтырга уйлыйм.

– Автобус белән кайтасыңмы?

– Әйе, автобуска билет алдым инде.

– Автобусың Казанга ничәдә килә?

– Сәгать икеләр тирәсендә Казанда булырмын дип уйлыйм.

– Мин сине каршы алырмын. Син Тукай мәйданы янында төшәсеңме?

– Әйе… Казанда һава торышы ничек?

– Казанда җылы, кар ява.

– Ә монда кар яумый, салкын җил.

– Ярар, иртәгә очрашырбыз.

– Ярый, сау бул, иртәгәгә кадәр.


* * *

– Сез хәзер кайда эшлисез?

– Мин эшләмим әле, институтта укыйм.

– Ул әле бетмәдемени?

– Юк, мин дүртенче курста гына укыйм. Тагын ел ярым укыйсы бар. 

– Өйләнгәнсең дип ишеттем.

– Әйе, өйләнгәнгә бер ел була инде.

– Балаларыгыз бармы соң?

– Юк, әлегә балаларыбыз юк. Алдан укып бетерәсе бар.

– Безгә хатыныгыз белән бергә кунакка килегез. Минем иптәшем белән дә танышырсыз.

– Хәзер сессия вакыты шул. Белмим, вакыт булырмы?

– Килегез, бүген үк. Әйтик, кичке сәгать җидедә.

– Ярар, килергә тырышырбыз.

– Без көтәбез.

– Ярар, килербез.





Һарвакыт шулай була шул. Мин ашыгам-ашыгам, ә ул тагын килмәде. Мин соңга калмаска тырышам һәм аннары яңгыр астында ярты сәгать чамасы торлым, ә ул килмәде. Мин яңгыр астында, биш минут саен сәгатькә карый-карый, басып тордым. Кешеләр каядыр баралар да баралар, минем яннан үтеп китәләр, аларның миндә эшләре юк. Ә син шулай да килмәдең. Мин нәрсә уйларга да белмәдем. Бәлки, һава торышы начардыр, бәлки, яңгыр куркыткандыр. Белмим. Уйлыйм-уйлыйм да, бәлки ул мине яратмый инде дип уйлап куям.



КҮНЕГҮЛӘР


1. Татарчага тәрҗемә итегез:

1) Меня зовут Игорь Семенов. Я живу в Казани. Раньше я жил в Нижнекамске. В Казань я приехал в мае прошлого года. Сейчас учусь на втором курсе исторического факультета Казанского государственного педагогического университета. Мне очень привлекает история Татарстана. Это очень богатая история, в ней много неизученного. Поэтому я изучаю татарский язык.

2) Рустам – торговец. Он живет в Турции. Ему сорок пять лет, и у него большая семья. Его жена не работает, ведь у них семеро детей. Рустам часто приезжает в Татарстан по делам своей фирмы. Он прекрасно говорит по-татарски и по-английски.

3) Ляйля Хасанова – продавщица. Она работает в магазине. Ее муж работает в больнице. Он врая. У них двое детей: мальчик и девочка. Мальчик учится в третьем классе, а их дочь еще ходит в детский сад. Их дочь зовут Альфия.

4) Алсу Гарипова работает учительницей в школе. Она ведет уроки татарской литературы в старших классах. Алсу очень любит литературу, и все свободное время читает художественные книги и журналы. Учить детей – это очень интересная и тяжелая работа. Алсу каждый день приходит домой уставшей.


2. Сорауларга җавап бирегез:

1) Сезнең исемегез ничек?

2) Сез хәзер ничә яшьтә?

3) Сезнең туган көнегез кайчан?

4) Сез кайда эшлисез яки укыйсыз?

5) Сез кайда яшисез?

6) Сезнең һөнәрегез нинди?

7) Сезнең гаиләгездә ничә кеше бар?

8) Әти-әниегезнең исемнәре ничек?

9) Алар кайда эшлиләр?

10) Сез гаиләгездә нинди телдә сөйләшәсез?

11) Сез иртә белән ничәдә ашыйсыз? Бергә ашыйсызмы?

12) Сез кичке ашны сәгать ничәдә ашыйсыз?

13) Әти-әниегез эштән ничәдә кайталар?

14) Сезнең абыегыз, апагыз, энегез яки сеңлегез бармы?

15) Ул (алар) кайда эшлиләр яки укыйлар?

16) Сезнең иң якын дусларыгыз кемнәр?

17) Сезнең бабаегыз яки әбиегез бармы? Алар хәзер нишлиләр?

18) Сезнең якын туганнарыгызның һөнәрләре нинди?

19) Сез киләчәктә кем булырга уйлыйсыз?

20) Туганнарыгызның сәламәтлеге ничек?


3. Өстәге сораулар буенча һәм танышу темасына таянып, үзегез турында 30 җөмләле инша языгыз:


4. Курсив белән язылган сүзләргә сораулар куегыз:

1) Мин Төркиядән Измир шәһәреннән килдем.

2) Мин үткән елның маенда килгән идем.

3) Юк, мин әле өйләнмәгән, ялгыз яшим.

4) Мин программчы, компьютерда эшлим.

5) Мин Ирек мәйданы янында төшәм.

6) Казанда көн әйбәт: җылы һәм кар ява.

7) Зөлфиягә быел уналты яшь тулды.

8) Юк, мин хәзер эшләмим, мин институтта укыйм.

9) Минем вакытым юк шул.

10) Минем өйләнгәнгә бер ел була инде.


5. җөмләләрне дүрт заман формасында куегыз:

1) Мин кызымны көтәм.

2) Зөлфия китап укый.

3) Марат иртән кофе эчә.

4) Рәүф абый иртә белән чәй эчә.

5) Кич белән яңгыр ява.

6) Иртән боз ява.

7) Ул көндезге ашны ашамый.

8) Ул Казанга бармый.

9) Сез Чаллыга китәсезме?

10) Томанлы иртә.



Основной курс: 17 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>