Урок №37. Основной курс


Урок тридцать седьмой — Утыз җиденче дәрес


Һәр кеше кечкенәдән үк әкиятләр тыңларга ярата. Һәр халыкның үзенең әкиятләре бар. Ләкин кайбер татар халык әкиятләре башка халыклар әкиятләренә охшаганнар. Бөтен әкиятләрдә дә халыклар үзләренең хыяллары, үзләренең батырлары турында сөйлиләр.

Татар халык әкиятләрен өч төркемгә бүлеп була: хайваннар турында әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре. Хайваннар турындагы әкиятләрдә җәнлекләргә кеше сыйфатлары бирелә. Тылсымлы әкиятләрдә батырлар, диюләр, убырлы карчыклар кебек геройлар була. Ә көнкүреш әкиятләрендә маҗаралар аз, күбрәк сатира һәм мәзәкләр була.

Әкиятләр аша халыкның гадәтләрен, мәдәниятен аңлап була, һәм чит телне өйрәнгәндә дә, халыкның әкиятләре белән танышырга кирәк.


«Татар халык әкиятләре» китабыннан әкият сайлап алыгыз.


КҮНЕГҮЛӘР

1. Тәрҗемә итегез:


Бу музыка, чыннан да, аңгырайта

Ниһаять, ата-аналарның «авыр металл» фанатларын, тавышын бераз кыс, алайса аңгыраясың, дип тукып торулары фәнни яктан расланды. «Авыр металл» музыкасы кешеләргә генә түгел, хайваннарга да йогынты ясый икән. Нью-Йоркта яшәүче 16 яшьлек Дейвид Меррел үзе ясаган эксперименттан соң менә шундый нәтиҗәгә килде.

Мәктәптән үзе уйлап чыгарып, берәр гадәти булмаган тәҗрибә үткәрергә дигән бирем алып, аны үткәрү өчен, Меррел секундомер, 72 лаборатория тычканы һәм күп кенә лазер дисклары ала. Шушы әйберләр белән егет үзенчәлекле лабиринт төзи, аннары ул тычканнарны өч төркемгә: «контроль»гә, классик»ка һәм «металист»ларга бүлә.

Музыка белән «эшкәрткәнче» тьычканнар барысы да лабиринтны 10 минутта узалар. Аннары Дейвид аларга бүлгән төркемнәргә карап, шул юнәлештәге музыка тыңлата. «Контроль» музыка тыңлаучылар лабиринтны биш минутта, «классик» музыканы тыңлаучылар сигез минутта үтәләр. Ә менә «металлист»лар аңгыраялар: алар кайсы якка да барырга белмичә бәргәләнеп йөри торгач, лабиринтны 30 минутта үтәләр.

(«Татарстан яшьләре» газеты буенча)


2. Сорауларга җавап бирегез:

1) «Авыр металл» музыкасы хайваннарга файдалымы?

2) Хайваннарга «авыр металл» музыкасы йогынты ясый икәнен кем раслаган?

3) Ул нинди хайваннар белән фәнни тәҗрибә ясаган?

4) Меррел тычканнарны нинди өч төркемгә бүлгән?

5) Музыка белән «эшкәрткәнче», тычканнар лабиринтны ничә минутта үткәннәр?

6) «Контроль» музыканы тыңлаучы тычканнар шул лабиринтны ничә минутта үткәннәр?

7) Ә «классик» музыка тыңлаучылар?

8) Ә «авыр металл» музыкасын тыңлаган тычканнар нишләгәннәр?

9) Алар лабиринтны ничә минутта үткәннәр?

10) Шушы тәҗрибә буенча нинди нәтиҗә ясап була? Ә сез үзегез нинди музыка яратасыз?



Основной курс: 38 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2018




return_links(); ?>