Урок №26. Основной курс


Урок двадцать шестой — Егерме алтынчы дәрес


Искәндәр: Тизрәк бетсен иде бу дәрес!

Марат: Нигә? Профессор бик кызыклы сөйли бит.

Искәндәр: Ашыйсым килә.

Марат: Син иртә белән ашамадыңмы әллә?

Искәндәр: Юк шул. Мин бүген йокыдан соңрак тордым, кичә семинарга озак әзерләндем.

Марат: Ә кичә безнең бәйрәм булды. Абыйның туган көне. Әни бик күп тәмле әйберләр пешергән иде. Шуңа күрә мин бүген иртә белән итле бәлеш, өчпочмак һәм баллы чәй белән тәмле гөбәдия ашадым.

Искәндәр: Әйдә ашау турында сөйләшмик әле!

Марат: Өчпочмагы майлы иде, ә бәлешен ашап туймассың, бик тәмлу!

Искәндәр: Тукта инде, син сөйләмәсәң дә ашыйсы килә.

Марат: Их, ә дөгеле, йөземле, кортлы гөбәдиясен күрсәң! Аны кабып карасаң! Иртә белән бүген күп ашап булмады, сыймады. Менә хәзер булса, мин тагын бер кисәк ашар идем.

Искәндәр: Мин дә бик ашар идем дә бит…

Марат: Нигә бераз алып килмәдем икән? Вак бәлеш булса да алып киләсе калган.

Искәндәр: Ярар, ашау турында туктыйк әле. Туктамасаң, хәзер үзеңне ашыйм.

Марат: Алай булса, лекциядән соң безгә барыйк.

Искәндәр: Өчпочмакны майлы дисеңме?

Марат: Бик майлы шул.

Искәндәр: Ә итле бәлеш ашап туймаслык дисеңме?

Марат: Син аны ашап карасаң!

Искәндәр: Алай булса, лекциянең беткәнен көтмик, хәзер үк китик. Барыбер бу ач хәлдә башка ашаудан башка бернәрсә керми…


Рәмзия: Мин кичә кич белән бәлеш пешергән идем.

Әлфия: Мин дә пешерер идем, ләкин беркайчан пешергәнем юу, шуңа күрә пешерә белмим.

Рәмзия: Әй, аның бер кыенлыгы да юк. Алдан камыр ясыйсың. Бәлешкә әче камыр кирәк, чүпрәле камыр. Аннары дөгесен пешерәсең, итен. Мин сиңа бәлешнең рецептын гына язып бирермен.

Әлфия: Ә син гөбәдия пешерә беләсеңме?

Рәмзия: Әлбәттә. Без авылда әни белән гөбәдияне еш пешерәбез.

Әлфия: Аның рецептын да язып бирерсең, яме?

Рәмзия: Ярар, язармын.

Әлфия: Ә син кыстыбый һәм өчпочмак пешерә беләсеңме?

Рәмзия: Аларны да пешерә беләм.

Әлфия: Алай булса, аларның рецептларын язмассыңмы?

Рәмзия: Тукта әле. Бәлки сиңа «Татар халык ашлары» китабын гына алырга кирәктер?


Хәбир: Әлфия, менюда нәрсәләр бар?

Әлфия: Салатлар бар. Кәбестә салаты. Каймаклы чөгендер салаты. Ә ашлардан тавык ите белән токмачлы аш бар…

Хәбир: Син алай укыма, Әлфия. Син менюның уң ягына да игътибар ит.



Рецептлар


1) Яшел кыяр салаты

Яшел кыяр салатын ясар өчен, өч килограмм ямь-яшел кыяр алыйк, аларны зур пычак белән вак-вак итеп турыйк. Хәзер салатны өстәлгә куярга була.

Шулай ук бу рецепт буенча сез «Кызыл помидор салаты», «Кызыл чөгендер салаты», «Кояштай суган салаты» әзерли аласыз.


2) Тиз пешә торган гади аш

Гади аш пешерер өчен, бәрәңге, суган, ит, тоз һәм суыктычтагы бөтен әйберне алыгыз. Бөтенесен сөткә салыгыз да утка куегыз. Үзегез теләгәнчә сарымсак, алма, чия, карлыган сала аласыз.

Ун минуттан соң киенеп ашханәгә китә аласыз. Чыгып киткәндә, ашыгызны түгәргә һәм плитәгезне сүндерергә онытмагыз.



Ярлы бр гаилә гел бәрәңге ашап тора икән. Беркөнне бик ачыгып ире урманнан эштән кайткан. Хатыны моның алдына тагын шул бәрәңге китереп куйгач, ире:

– Тагын бәрәңге, – дип әйткән.

Моңа каршы хатыны:

– Сөт белән дөге булса, ботка пешерер идек тә, май гына юк шул. Тозын инде күршедән дә сорарга була… – дигән.


КҮНЕГҮЛӘР

1. Үрнәк буенча күнегүне ясагыз һәм тәрҗемә итегез:

Үрнәк: Бәрәңге белән ит ашарга.

Әйдә, бәрәңге белән ит ашыйк.

Давай поедим мясо с картошкой.

1) Лекциядән соң өйгә кайтырга.

2) Кич буе семинарга әзерләнергә.

3) Дөгеле, йөземле, кортлы гөбәдия пешерергә.

4) Институтка бармыйча, өйдә кайтырга.

5) Дөгеле ботка ашап туярга.

6) Ашка күбрәк тоз салырга.

7) Салатны өстәлгә куярга.

8) «Туйдым, рәхмәт», – дип әйтергә.

9) Зур пычак белән вак-вак турарга.

10) Дөге белән сөт булмагач, бәрәңге ашарга.


2. җәяләрне ачыгыз:

1) Тавык ашына (алма, чия, токмач) салалар.

2) Коймакны (каймак, тоз, суган) белән ашыйлар.

3) Кәбестә салаты (10 сум, 7 сум 50 тиен, 14 сум 40 тиен) тора.

4) Искәндәрнең лекциядә (йоклыйсы, ашыйсы, эшлисе) килә.

5) Бәлеш пешерер өчен (камыр, аш, чәй) ясыйлар.

6) Маратның өчпочмаклары (майлы, тозлы, баллы) булган.

7) Ярлы кешеләр гел (ит, бал, бәрәңге) ашап торганнар.

8) Ире урманнан (туеп, ачыгып, аптырап) кайткан.

9) Искәндәр иртә белән (бернәрсә, бәлеш, өчпочмак) ашаган.

10) Марат иртә белән (бәрәңге боткасы, аш, бәлеш) ашаган.


3. Сорауларга җавап бирегез:

1) Искәндәрнең лекция вакытында ашыйсы киләме? Нигә?

2) Марат иртә белән нәрсә ашаган?

3) Әлфия бәлеш пешерә беләме?

4) Хәбир менюны ничек укый?

5) Сез бүген иртә белән нәрсә ашадыгыз?

6) Сез кич белән, гадәттә, нәрсә ашыйсыз?

7) Сезнең көндезге ашыгыз сәгать ничәдә була? Көндезге аш вакытында сез нәрсә ашыйсыз?

8) Сезнең яраткан ашларыгыз нинди?

9) Сез нинди боткалар ашарга яратасыз?

10) Сезнең яшел кыяр салаты ясаганыгыз бармы?


4. Тәрҗемә итегез:

1) Давай поедим куриный суп с лапшой.

2) Поем-ка я рисовой молочной каши.

3) Утром Марат ест кашу и выпивает большую чашку кофе.

4) Бедные люди обычно едят картошку.

5) В суп всегда надо класть больше соли, и тогда он станет вкуснее.

6) Давай положим ему в чай соли.

7) Давай в воскресенье отдохнем дома.

8) Давайте поедем в гости к Рамзие. Она очень хорошо готовит губадию.

9) Для того, чтобы приготовить простой суп, надо взять мясо, лук, соль и все, что есть в холодильнике.

10) Чтобы приготовить бялеш, сначала надо приготовить дрожжевое тесто.


5. Сез нәрсә ашарга яратасыз, нәрсә ашыйсыз, кайчан ашыйсыз? Инша языгыз.



Основной курс: 27 дәрес.  → 

© «Туган Тел» 2006-2014